Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта “тынычлык уты” кунак булды

Халыкара факеллы эстафета республика территориясендә 1нче июльгә кадәр дәвам итте. Якшәмбе көнне йөгерешчеләрне безнең районда каршы алдылар. "Тынычлык йөгереше" факеллы эстафетасы Татарстанга 27нче июнь көнне килеп җиткән. Әлеге күренешне күпләр уникаль дип саный. Спортчылар кулындагы янып торучы ут төрле катлам кешеләрен, милләтләрне берләштерә. Авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә барып, факел җир шары буйлап...

Халыкара факеллы эстафета республика территориясендә 1нче июльгә кадәр дәвам итте. Якшәмбе көнне йөгерешчеләрне безнең районда каршы алдылар.


"Тынычлык йөгереше" факеллы эстафетасы Татарстанга 27нче июнь көнне килеп җиткән. Әлеге күренешне күпләр уникаль дип саный. Спортчылар кулындагы янып торучы ут төрле катлам кешеләрен, милләтләрне берләштерә. Авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә барып, факел җир шары буйлап йөри, меңнәрчә чакрым уза.


Безнең районга эстафетада катнашучылар Кукмара төбәгеннән килде. Аңа кадәр спортчылар Марий-Эл да булганнар.
Йөгерешчеләр командасы укучылар белән берлектә утны шәһәр үзәгенә алып килделәр. Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.


Алга таба марафончылар "Кама" балалар-сәламәтләндерү лагерында булды һәм шуннан соң Алабугага юл тоттылар.


Татарстаннан эстафетаны Удмуртия республикасы кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев