Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта тамаша, сыннардан күз камаша

Башланды! Шәһәребездә Яңа елга оешма-предприятиеләрне, учреждениеләрне, шәхси йортларны бизәүгә конкурс тулы куәтенә керде. Яңа ел болай да тылсымлы, серле бәйрәм, бу көннәрдә Мамадыш урамнарында пәйда булган карлы-бозлы сыннары, җемелдәтеп бизәлгән биналарны күргәч, кайда әкият бетеп, кайда чынбарлык башланганын абайламый да башлыйсың. Кәеф күтәрү, бәйрәм рухын сеңдерү өчен Совет урамына чыгып...

Башланды! Шәһәребездә Яңа елга оешма-предприятиеләрне, учреждениеләрне, шәхси йортларны бизәүгә конкурс тулы куәтенә керде.
Яңа ел болай да тылсымлы, серле бәйрәм, бу көннәрдә Мамадыш урамнарында пәйда булган карлы-бозлы сыннары, җемелдәтеп бизәлгән биналарны күргәч, кайда әкият бетеп, кайда чынбарлык башланганын абайламый да башлыйсың. Кәеф күтәрү, бәйрәм рухын сеңдерү өчен Совет урамына чыгып керү дә җитә. Урам буйлап тезелешеп киткән ел символлары - 12 җәнлек арасында маймылны "җанландырып" ятучылар апалы-энеле Галия Шакирова белән Булат Илдаров булып чыкты. Осталар кар шакмагын кулларындагы кирка, мастерок белән икесе-ике яктан кыеп-кыеп кына алалар, образ шәйләнә дә башлый.
-Әниебез Фирдәүсә Хәсәнша авылында сыер савучы булып эшләде. Рәсем ясарга ярата иде. Аның осталыгы дүрт баласына да күчкән. Мин үзем агач та кырам, балта остасы да, тотынмаган эш юк. Берничә ел элек, "Березка" кибете янында аждаһа (конкурста икенче урынны алдык) ясаганда, яңа һөнәрем ачылды, бу көннәрдә, кем әйтмешли, кулдан кулга күтәреп кенә йөртмиләр, заказларның чутын югалттым. Ярдәмгә, иптәшкә апаны да чакырдым. Бергә-бергә күңелле дә, тизрәк тә. Балачакта бергәләп чишмә буенда күмер күзле, кишер борынлы, чиләк башлыклы, себеркеле Кыш бабай әвәләгәннәрне искә төшердек. Бала-чага күп, чыр-чу килеп уйнап та күрсәтә идек соң,-дип сөйләде Булат.
Рузалия Юнысова, Уразбахты авыл җирлеге бухгалтеры:
Ел саен безнең авылда да әкияти сыннар үсеп чыга. Клуб, авыл җирлеге бинасы каршында Кыш бабай, Кар кызы, Атлар, Чыршыларны быел да ясадык, буярга гына кирәк. Карап торышка бик җиңел сыман, тик үзең тотынсаң, күрә инде башлар... Бер елны шулай көне буе бик тырыштык. Төнлә белән күзачкысыз буран купты. Канатлар алып килеп себереп тә карадык. Комиссиягә бөтен матурлыгы белән күрсәтеп булмады инде. Бу күңелле, мавыктыргыч эш безнең авылда киң таралды хәзер. Студентлар ялга кайткан арада капка төпләрендә үз инициативалары белән нинди генә "сарайлар" торгызмыйлар. Былтыр Фидаил Гыйбазов Кол Шәриф мәчете ясады. Илназ Хангәрәев та халыкны шаккаттырды. Минем үземә Мамадышта җылылык челтәрләре предприятиесенең иҗаты бик ошый. Ел саен тагын ни майтардылар икән дип, барып карап киләм. Фантазияләре эшли дә инде!!! Кешеләр туктап фотога да төшәләр. Шулай, үз күңелебезне үзебез күтәрмәсәк, башкалар килеп күтәрмәс.
Нурания Ризванова, "Бәләкәч" балалар бакчасы шәфкать туташы:
Ел фасылының рәхәт чакларын җәен чәчәк үстергәндә, кышын шушы сыннарны ясаганда тоябыз. Бу эшләрне мәҗбүри булганы өчен түгел, ә чын күңелдән яратып башкарабыз. Нинди суыкларда да эшләдек. Менә бүген нинди матур, җепшек көн, урамга чыгасы гына килеп тора. Балаларны йоклаткач, "тыныч сәгатьтә" бергәләп чыгып, уен-көлке сөйләшеп, бер-беребезгә киңәшләр бирә-бирә, сын тудырып, саф һавада "уйнап" керәбез. Мөдиребез дә үзебез белән мәш килә. Үз кул көчебез белән ясалган хезмәтебез һәммәбезгә бик кадерле. Быел балалар өчен файдалы уен мәйданчыгы ясадык. Аю тоткан мичкәгә кар атып уйнарга, Мәче аркылы кереп-чыгып йөрергә була. Лабиринтта адашырлык. Балалар көймәгә кереп утыру, янәшәсендә йөзүче кит балыгы белән хозурлану өчен чират торалар. Мәктәпкәчә балалар елына багышланган экспозициядә ике сабый Җир шары өстендә уйнап йөри. Әкият каһарманнары тезелеп киткән... Бездәге гүзәллекне тасвирлап кына бетерә торган түгел, үз күзләрең белән килеп күрергә кирәк. Бакчада матурлык, балалалар яраткан кеше генә эшли алуы беркемгә дә сер түгел, гомеребез буе балачакта калганга күрә, күңел һаман яшь безнең.
Шәһәребездәге сыннар сездә нинди тәэсирләр уята? Фикерләрне сайтыбызда уртаклашыйк.
Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев