Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта сукырлар җәмгыяте әгъзалары белән очрашу үтте

Бу атнада Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Алабуга җирле оешмасы җитәкчесе Мөнип Гасыймов "Кайгырту" социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең реабилитация бүлегендә районыбызның сукырлар җәмгыяте әгъзалары белән очрашты. Биредә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, борчыган проблемалар хакында сөйләштеләр. Сукырлар җәмгыятенең барлыкка килү тарихын карасак, аның хакимият әһелләре күрсәтмәсе тарафыннан оештырылмавын күрәбез. Әлеге берлек күзләре күрмәүчеләрнең...

Бу атнада Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Алабуга җирле оешмасы җитәкчесе Мөнип Гасыймов "Кайгырту" социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең реабилитация бүлегендә районыбызның сукырлар җәмгыяте әгъзалары белән очрашты. Биредә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, борчыган проблемалар хакында сөйләштеләр.

Сукырлар җәмгыятенең барлыкка килү тарихын карасак, аның хакимият әһелләре күрсәтмәсе тарафыннан оештырылмавын күрәбез. Әлеге берлек күзләре күрмәүчеләрнең үз теләкләре белән төркемнәргә оешуыннан барлыкка килә. Ул чакларда сукыр калган кешенең пенсиясе дә, өстәмә керем чыганагы да булмый. Җәмгыять оешканга сигез дистә елдан артык вакыт узган.
- Быел безнең өчен юбилей елы булып тора. Моннан 85 ел элек, 22 июнь көнне Алабуга шәһәрендә сукырлар җәмгыяте оешкан. Ул елдан-ел үсә һәм ныгый бара. Күз күремнәре начар булучыларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз,- ди Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Алабуга җирле оешмасы җитәкчесе Мөнип Гасыймов.
Аның әйтүенчә, сукырлар һәрвакыт һөнәр иясе булырга омтылганнар. Менә шул рәвешле хәзерге берләшмәләрнең башлангычы булган сукырларның эшче артельләре оешырга керешә. Хәзер исә, Аллага шөкер, күзләре күрмәүчеләрнең күп мәсьәләләре чишелде. Бүгенге көндә алар пенсия ала. Кайберәүләрнең хәтта эшләргә дә мөмкинлеге бар,- ди Мөнип Гасыймов. Мәсәлән, Алабугадагы капкачлар, бөкеләр ясаучы предприятие тотрыклы гына эшләп килә икән. Анда хезмәт куючы 500 кешенең 251ен сукырлар һәм начар күрүчеләр тәшкил итә. "Без өйдә әйбер ясауны да практикада киң кулланабыз",- диде Мөнип Гасыймов кыстыргычлар ясау белән шөгыльләнүче шәһәрдәшебез Дмитрий Корноуховны үрнәк итеп китереп.
Районыбыз сукырлар җәмгыятен бүгенге көндә Лидия Мальцева җитәкли. Очрашуда ул да чыгыш ясады. Әлеге чарада шулай ук социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миннегөл Муллахмәтова һәм кайбер хезмәт вәкилләре дә катнаштылар.
Биредә март аенда үзенең 60 яшен тутырган Бәрия Шакирова да хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев