Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта праймериз лидерлары мәгълүм булды

ТР ДС Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин - Мамадышта "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге праймеризы лидерлары. "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге сайтында сайлап алучыларның яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре бастырылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. "Нәтиҗәләр нигезендә, иң күп тавышны...

ТР ДС Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин - Мамадышта "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге праймеризы лидерлары.

"Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге сайтында сайлап алучыларның яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре бастырылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

"Нәтиҗәләр нигезендә, иң күп тавышны (198дән 164не) ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җыйган, 2 нче урында - 156 тавыш белән Тәлгать Абдуллин.

Лидерлар арасында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов (104), ТР ДС депутатлары Геннадий Глушков (107), Иван Егоров (104) һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов (123) һ.б. бар",- дип шәрехли "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев