Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта педагогларны чүлмәк ясарга өйрәтәләр

Мамадыш шәһәренең 3нче санлы урта мәктәбе базасында ике көнлек семинар-практикум оештырылды. Өстәмә белем бирү педагоглары һәм технология фәне мөгаллимнәре өчен үткәрелүче дәресләр "Керамика сыйныфында кызыл балчык белән эшләү техникасын өйрәнү һәм тулыландыру" темасы астында уза. Әлеге чараның оештыручылары- "Мәктәптән тыш эш буенча республика үзәге" һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге керамика остаханәләрен ясау...

Мамадыш шәһәренең 3нче санлы урта мәктәбе базасында ике көнлек семинар-практикум оештырылды. Өстәмә белем бирү педагоглары һәм технология фәне мөгаллимнәре өчен үткәрелүче дәресләр "Керамика сыйныфында кызыл балчык белән эшләү техникасын өйрәнү һәм тулыландыру" темасы астында уза.


Әлеге чараның оештыручылары- "Мәктәптән тыш эш буенча республика үзәге" һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге керамика остаханәләрен ясау үзәге.
Семинар-практикумда Татарстанның 28 районыннан һәм Мамадышның 29 мәктәбеннән педагоглар катнаша.

Алар үзләре белән практик шөгыль өчен берәр килограмм кызыл балчык алып килгәннәр.


Илнең төньяк башкаласыннан килгән "Творец" балалар-сәнгать үзәге инструкторлары һәм Урта Кирмән урта мәктәбенең технология фәне укытучысы Илгиз Мөхәммәтҗанов мөгаллимнәрне кызыл балчыктан савыт-саба һәм башка әйберләр ясау серләренә өйрәттеләр. Семинарда катнашучы һәркем алъяпкыч киеп, үзен әлеге өлкәдә сынап карады.


Шушы чара кысаларында ясалган әйберләр махсус мичтә киптерелеп, буялганнан соң, педагогларның үзләренә истәлек буларак тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев