Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта көзге кыр эшләре гөрли

Бүгенге көндә районыбыз аграрийлары көзге кыр эшләре белән мәшгуль. Басуларда уҗым культуралары өчен җир әзерләү, чәчү, пар мәйданнарын эшкәртү, зябка сукалау кебек эшләр башкарыла. Бу көздә районыбызның авыл хуҗалыгы оешмалары чәчүне 17277 гектарда башкарырга планлаштыра. 2нче сентябрь иртәсенә эшләр 5334 гектар мәйданны колачлаган иде. Ягъни, барлык күләмнең 31% өлеше. Район...

Бүгенге көндә районыбыз аграрийлары көзге кыр эшләре белән мәшгуль. Басуларда уҗым культуралары өчен җир әзерләү, чәчү, пар мәйданнарын эшкәртү, зябка сукалау кебек эшләр башкарыла.

Бу көздә районыбызның авыл хуҗалыгы оешмалары чәчүне 17277 гектарда башкарырга планлаштыра. 2нче сентябрь иртәсенә эшләр 5334 гектар мәйданны колачлаган иде. Ягъни, барлык күләмнең 31% өлеше.


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, уҗым культураларын чәчү "Шакирҗанова" җәмгыятендә һәм фермерлык хуҗалыкларында тулысынча төгәлләнгән. "Старый мельник" хуҗалыгы бүген 88% чиген узды.


Җир әзерләүгә килгәндә, көзге культуралар өчен 15 мең гектардан артык мәйдан эшкәртелгән.


Быел аграрийлар 44 мең гектар мәйданны зябка сукалап калырга планлаштыра. Әлегә эшләр 6170 гектарда башкарылган. Алдынгылык АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятендә. Хуҗалык аграрийлары барлыгы 1750 гектар җирне сукалап чыкканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев