Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта “Изге чишмә“ ярдәм көтә

Шифалы суларны үз итүче иганәчеләр, изгелек кылырга теләүчеләр, үзеннән соң гүзәл истәлекләр калдырырга теләүчеләргә әйтер сүзебез бар. Ханнар зираты, Алтын базы, Изгеләр чишмәсе, Аккош тавы, Нәзер үзәне кебек борынгы объектлары, күренекле шәхесләргә бәйле тарихи урыннары булган Хан-Кирмәннең киләчәктә Татарстанның туризм муенсасының кыйммәтле мәрҗәне булачагына шик юк. Ихластан ата-баба рухына дога...

Шифалы суларны үз итүче иганәчеләр, изгелек кылырга теләүчеләр, үзеннән соң гүзәл истәлекләр калдырырга теләүчеләргә әйтер сүзебез бар.
Ханнар зираты, Алтын базы, Изгеләр чишмәсе, Аккош тавы, Нәзер үзәне кебек борынгы объектлары, күренекле шәхесләргә бәйле тарихи урыннары булган Хан-Кирмәннең киләчәктә Татарстанның туризм муенсасының кыйммәтле мәрҗәне булачагына шик юк. Ихластан ата-баба рухына дога укып, саф чишмәләр суын эчеп, тәнегезгә дәва, күңелегезгә шифа табам, дус-ишләр белән табигать кочагында рәхәтләнеп ял итәм дисәгез, моннан да шәп, могҗизалы урынны җир йөзендә башка таба алмассыз. Тик әлегә "Хан-Кирмән" комплексы бездән ярдәм көтә.
Сирень Ибраһимов,
район башлыгының туризмны үстерү һәм инвестицияләрне җәлеп итү буенча ярдәмчесе:
"Изге чишмә" комплексын чистарту, төзекләндерү эшләрен киң колач белән башлап җибәрдек. Биредә күпкырлы эш кайный: чишмәләрне ком-ташлардан чистарту буенча өмәләр үтте, ташларны ныгытабыз, кыя белән стена арасын бетон белән катырабыз, сукмакларга, чатырларга брусчаткалар җәябез.
Хан-Кирмән шәһәрчегенә быелгы көздә тагын бер башня куярга исәп бар. Фундаменты әзер. Откан 580 меңлек Грантыбызны аукционга куйдык, ул 45 көн дәвам итә, тендорны кем отуы 7нче октябрьдә билгеле булачак. Әлеге эшләрне дәвам итү өчен безгә халыкның рухи, матди, физик ярдәме бик кирәк. Тел.: 8-927-462-98-27
Инициативалы төркем Урта Кирмән янындагы "Изге чишмәләр" комплексын төзекләндерү максаты белән счет ачты. Чишмә территориясен төзекләндерү авыл халкы көче белән, битараф булмаган кешеләр ярдәмендә башкарыла. Әлеге изге эшкә һәркем үз өлешен кертә ала:
"Банк Татарстан" ОСБ№8610
г.Казань
р/счет 30301810042006006241
БИК 049205603
ИНН 7707083893
КПП 164602001
Кор.счет 30101810600000000603
Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X