Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта исерек трактор йөртүче рәшәткә артына эләккән

20нче июньгә кадәр ЮХИДИ тарафыннан игълан ителгән 4 профилактика гамәлияте эшләде: "Игътибар, балалар!", "Мотоцикл", "Трактор" һәм "Автобус" операцияләре. "Мотоцикл" гамәлияте кысаларында барлыгы 11 кешегә беркетмә тутырылган. Аларның берсе руль артына салмыш хәлдә утырган була. Аны һәм йөртү таныклыгыннан колак каккан тагын бер мотоциклчыны 10 тәүлеккә ирекләреннән мәхрүм итәләр. Калган 9...

20нче июньгә кадәр ЮХИДИ тарафыннан игълан ителгән 4 профилактика гамәлияте эшләде: "Игътибар, балалар!", "Мотоцикл", "Трактор" һәм "Автобус" операцияләре.


"Мотоцикл" гамәлияте кысаларында барлыгы 11 кешегә беркетмә тутырылган. Аларның берсе руль артына салмыш хәлдә утырган була. Аны һәм йөртү таныклыгыннан колак каккан тагын бер мотоциклчыны 10 тәүлеккә ирекләреннән мәхрүм итәләр. Калган 9 кагыйдә бозучы 15әр мең сум күләмендә штраф түләячәк.


"Трактор" профилактик операциясе кысаларында бер йөртүче техникасы дәүләт теркәве узмаган булу сәбәпле административ җаваплылыкка тартыла, икенче берәвен руль артында исерек килеш тоткарлыйлар. Ул 10 тәүлеген рәшәткә артында уздырачак.


Әлеге мәгълүматларны Мамадыш районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рафаил Мөбарәкшин җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X