Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта исерек машина йөртүчеләр “спектакль” куя

ЮХИДИ хезмәткәрләре "права"сыз һәм исерек хәлдә руль артына утырган хатын-кызны тоткарладылар. Хокук сакчылары белән берлектә оештырылган рейд әнә шулай башланып китте. Язның тәүге көне тәмамланырга бер сәгать вакыт калып бара. Безнең иҗат төркеме ЮХИДИ хезмәткәре һәм район эчке эшләр бүлеге вәкиле белән берлектә чираттагы "ау"га кузгалды. Төнге сәфәрнең максаты- руль...

ЮХИДИ хезмәткәрләре "права"сыз һәм исерек хәлдә руль артына утырган хатын-кызны тоткарладылар. Хокук сакчылары белән берлектә оештырылган рейд әнә шулай башланып китте.

Язның тәүге көне тәмамланырга бер сәгать вакыт калып бара. Безнең иҗат төркеме ЮХИДИ хезмәткәре һәм район эчке эшләр бүлеге вәкиле белән берлектә чираттагы "ау"га кузгалды. Төнге сәфәрнең максаты- руль артында исерек йөрүчеләрне ачыклау.


Беренче ярты сәгать тыныч уза. Шиклерәк тоелган автомобиль хуҗалары спиртлы эчемлекләр кулланмаган, документлары да тәртиптә...


23 сәгать 30 минутта ДАИ машинасы Заправка урамына борылды. Юлның уртасыннан ук килүче көмеш төсендәге "ундүртле"не хокук сакчылары шунда ук танып алды. Руль артында утырган 1979нчы елгы ханымны әле быелның гыйнвар аенда гына, транспорт белән исерек хәлдә идарә итү сәбәпле, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән булалар. Ул чагында ВАЗ хуҗасы ел ярымга "права"сыннан колак кага һәм аңа 30 мең сум күләмендә штраф салалар.


"27нче гыйнвар көнне постта тора идем. Юлдан бер тәгәрмәче төшкән "14"ле килә. Машинасының төзексезлеге хакында үзенә әйтим дип, туктатмакчы булдым, әмергә буйсынмады. Артыннан куып туктатырга туры килде. Рульдә шушы ханым. Исерек хәлдә иде",- дип сөйләде ЮХИДИ инспекторы Марат Нигъмәтҗанов.


Әлеге вакыйга әни кешегә сабак бирмәгән, күрәсең. Бу юлы да аңардан алкоголь исе аңкый иде. Беренчедән, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, икенчедән, исерек хәлдә руль артына утырган мамадышлы үз гаебен танырга ашыкмады. Берничә мәртәбә вакыйга урыныннан качып китәргә дә омтылды ул. "Спектакль" куючыга беркетмәләр тутырылды. ВАЗ-2114не "штрафстоянка"га алып киттеләр. Әлеге эшкә соңгы ноктаны суд куячак. Ханымга кимендә ун тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителү яный.


1989нчы елда туган Омар авылы егете дә бу көнне безнең объективка эләкте. Ул иярләгән "тугызлы"ны ЮХИДИ инспекторлары М-7 федераль трассасының Мамадыш борылышында туктаталар. Тикшерү барышында йөртүченең исерек булуы аңлашыла. Иң элек үзе, аннан янәшәсендә утырган дус кызы машинадан төшәргә теләмиләр. 2109 хуҗасы хокук сакчыларына каршылык күрсәтә. Әлеге тамаша да беркетмәләр тутыру һәм транспорт чарасын "штрафстоянка"га алып китү белән төгәлләнде.

Ир-егет 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан колак какты һәм 30 мең сум штраф түләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев