Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта инвалидлар өчен чыршы бәйрәме үтте

Чыршы бәйрәмен балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә зарыгып көтеп ала. Бүген район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә чыршы бәйрәме узды. Чарада катнашучыларны район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов сәламләп, изге теләкләрен җиткерде. "Инвалидлар җәмгыяте тарафыннан ел дәвамында Сабантуйлар, төрле фестивальләр, марафоннар үткәрелә. Актив тормыш рәвеше алып барасыз....

Чыршы бәйрәмен балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә зарыгып көтеп ала. Бүген район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә чыршы бәйрәме узды.
Чарада катнашучыларны район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов сәламләп, изге теләкләрен җиткерде.
"Инвалидлар җәмгыяте тарафыннан ел дәвамында Сабантуйлар, төрле фестивальләр, марафоннар үткәрелә. Актив тормыш рәвеше алып барасыз. Киләчәктә дә яңадан-яңа чаралар оештырыгыз, без һичшиксез ярдәм итәчәкбез",- диде Вәзир Фәизов.
Бәйрәм кысаларында юбилярларны һәм җәмгыятьнең иң актив вәкилләрен хөрмәтләделәр.
Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен әзерләнгән чара чыршы тирәли җырлап әйләнү, кызыклы конкурслар, Кыш бабай белән Кар кызы чыгышлары, концерт номерлары белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев