Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта Халык көткән кибет

"Нико +" экологик яктан чиста азык-төлек кенә сатыла. Мамадышның Ленин урамында-элекке Мамадыш икмәк-азык комбинатының проходное булып хезмәт иткән бинада Дүсмәт эшмәкәрләре Олеся һәм Николай Павловлар үзләренең кибетләрен ачып җибәрделәр. Шәһәр үзәгендә урнашкан, базарга менүчеләр дә сугылып чыгарга бик якын. Иң мөһиме: һәр көнне иртән савылган сөт, үз өйләрендә әзерләнгән эремчек,...

"Нико +" экологик яктан чиста азык-төлек кенә сатыла. Мамадышның Ленин урамында-элекке Мамадыш икмәк-азык комбинатының проходное булып хезмәт иткән бинада Дүсмәт эшмәкәрләре Олеся һәм Николай Павловлар үзләренең кибетләрен ачып җибәрделәр. Шәһәр үзәгендә урнашкан, базарга менүчеләр дә сугылып чыгарга бик якын. Иң мөһиме: һәр көнне иртән савылган сөт, үз өйләрендә әзерләнгән эремчек, сөт өсте; яңа гына суелган сарык, дуңгыз, бозау, сыер итләре, аларның фаршлары; шашлыклар, тавык аякларыннан һәм башларыннан аш наборлары, төрле буягычлар, тәмләткечләр һәм консервантлар өстәлмәгән, экологик яктан чиста башка төрле азык-төлек сатыла тә анда. "Малларга төрле ашламалар, химикатлар сиптермәгән басулардан һәм болыннан чабып алган печән генә ашатабыз. Сөтне үзебез үк аерткач, үзебез үк эремчеген ясагач, арадашчылар катнашмагач, бәяләрне дә арзанрак куйдык,"-ди Николай Иванович.

Дөрестән дә, кибеттә сөтнең бер литры-20, эремчекнең ярты килосы-45, каймакның 250 граммлысы-40, 350 граммлысы-60 сум тора. Сыер итенең килограммын-220, дуңгызныкын-170, сарыкныкын 250 сумнан сатып алырга мөмкин. Аш наборы 70 сум тора. Дуңгыз һәм сыер ите кушып әзерләнгән фаршның килограммы-260 сум. Кибеттә үз умарталарыннан алынган аертылган һәм рамлы баллар да тора. Дуңгыз балаларына, ашлыкка, фуражга, печәнгә һәм саламга да заказ бирергә мөмкин. Халыкта: "Кешенең кулы тәмле булса, пешергән әйберләрен ашап туймыйсың,"-дигән сүз дә бар. Кибетнең клиентлары сөт әйберләрен дә, итне дә бары "Нико+" кибетеннән генә ала башлауларын әйтәләр. Кибет бит электән үк Мамадышның азык-төлек комбинаты булган бинада урнашкан. Шуңа күрә аның аурасы да яхшы, энергетикасы да чиста. Чит илләр эшмәкәрләре һәм сәүдәгәрләре күптән инде бу нәрсәгә игътибар итә. Үзләре җитештергән әйберне үзләре үк саткач, бернинди алдауга да юл куелмый биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев