Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта эшмәкәрләргә яшел ут

Кече һәм урта бизнес вәкилләре агымдагы атнада Мамадышка киңәшмәгә җыелды. Район мәдәният йорты үзенә күрә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Эшмәкәрлек чәчәк атсын өчен нәрсә эшләргә? Әлеге сорауга җавапны безнең иҗат төркеме дә эзләде. Семинар алдыннан район мәдәният йорты спорт залында финанс-икътисад учрежденияләре, рейтинг компанияләре, җиһазлар җитештерүче һәм тәкъдим итүчеләрнең, лизинг...

Кече һәм урта бизнес вәкилләре агымдагы атнада Мамадышка киңәшмәгә җыелды. Район мәдәният йорты үзенә күрә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Эшмәкәрлек чәчәк атсын өчен нәрсә эшләргә? Әлеге сорауга җавапны безнең иҗат төркеме дә эзләде.
Семинар алдыннан район мәдәният йорты спорт залында финанс-икътисад учрежденияләре, рейтинг компанияләре, җиһазлар җитештерүче һәм тәкъдим итүчеләрнең, лизинг компанияләренең мәгълүматлар күргүзмәсе оештырылды. Чарага чакырылучыларда " Апирусс" компанияләр группасы зур кызыксыну уятты. Ул кулланучыларга умартачылык өчен заманча җиһазлар тәкъдим итә.
Мамадыш җирлегендә дә Федераль форматтагы эш башларга ниятлибез. Биредәге база 500 кв.м. мәйданда Авыл хуҗалыгы техникасы бинасында урнашачак. Без пено-полистиролдан эшләнгән умарта оялары тәкъдим итәбез. Әлеге технология Европа илләрендә инде 25 ел кулланыла, диде эшмәкәр.
Күргәзмә белән семинарга чакырылучылар гына түгел, теләге булган һәркем таныша алды.
Илдус Юнысов исә "Грант-Лизинг" Дәүләт программасы ярдәме белән махсус техника булдырып 15 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән шәхси хуҗалыгын булдырырга тели.
Районның гомуми әйләнәшенең 28 проценты хәзер кече бизнес вәкилләре, эшмәкәрләр өлешенә туры килә. Бу өлкәдә барлык эшкә яраклы кешенең 18 проценты хезмәт куя. Уртача хезмәт хакының соңгы бер ел эчендә мең ярым сумга күтәрелүе дә, бизнесменнарыбызның эшләре җайлана баруы турында сөйли.
"Эшмәкәрлеккә - бездә яшел урам. Бу - безнең үсеш перспективабыз, салымнарыбыз диде район башлыгы Анатолий Иванов үз чыгышында.
"Мамадыш муниципаль районында кече эшмәкәрлек. 2012 нче ел нәтиҗәләре һәм үсеш преспективалары" дип исемләнгән отчет чыгышын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Дәрҗеманов җиткерде.
- Бүгенге көндә районда 222 кече бизнес предприятиясе теркәлгән. Шуларның 174 икътисади яктан бик актив. Моннан тыш, 2013 нче ел башына инде 960 эшмәкәр булуы мәгълүм. Аларның 22 % ын фермерлар тәшкил итә. 2012 нче елда Дәүләт ярдәменә 13 фермер ия булган. Алар тарафыннан 3,7 млн сум субсидия үзләштерелгән. " Лизинг-грант" программасы нәтиҗәләре буенча безнең район, Казан шәһәре белән Сабадан кала, алдынгы урыннарны били. Әлеге программа быел да үз эшен дәвам итәчәк, дип искәртте Илшат Дәрҗеманов .
Әлеге программа хакында тагын да тулырак итеп Татарстан Икътисад министрлыгының эшмәкәрләргә ярдәм Департаментыныž финанс-хокук консультацияләре бœлеге җитәкчесе Альбина Гергерт сөйләде. Шулай ук "Алабуга" ирекле икътисади зонасы вәкилләре дә эшмәкәрләргә булган ярдәм хакында сүз алып бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев