Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта чираттагы хезмәт өмәсе үтте

Коммуналь хезмәтләр белән беррәттән шәһәрне чистартуга берничә сәгатьләрен мамадышлылар да багышладылар. Җомга көнне шәһәркүләм хезмәт өмәсе үткәрелде. Коллективлар оешмалары территорияләрен һәм беркетелгән участокларны җыештырдылар. Район кулланучылар җәмгыяте территориясе кырмыска оясын хәтерләтә иде. -Безнең райпо базасында 60лап кеше хезмәт куя. Әлеге өмәгә шуларның кырыгы чыкты. Эшне алдан ук бүлеп бирделәр. Бер...

Коммуналь хезмәтләр белән беррәттән шәһәрне чистартуга берничә сәгатьләрен мамадышлылар да багышладылар. Җомга көнне шәһәркүләм хезмәт өмәсе үткәрелде. Коллективлар оешмалары территорияләрен һәм беркетелгән участокларны җыештырдылар. Район кулланучылар җәмгыяте территориясе кырмыска оясын хәтерләтә иде.


-Безнең райпо базасында 60лап кеше хезмәт куя. Әлеге өмәгә шуларның кырыгы чыкты. Эшне алдан ук бүлеп бирделәр. Бер төркем чәчәк түтәлләрен чүп үләннәреннән арындыра, икенчеләребез буяу-агарту эшләре белән мәшгуль,- ди район кулланучылар җәмгыятенең кадрлар бүлеге мөдире Татьяна Веселова.


Эш күләме һәркемгә дә җитәрлек. Көрәк, тырма, себерке кебек кораллар эшкә җигелде бу көнне.


-Хезмәт өмәсенә бик теләп кушылдык. Хәер, без атна саен үзебезнең территорияне яшелләндерү, чистарту өстендә эшлибез. Бик кирәкле чара дип саныйм,- диде "Светлячок" балалар бакчасының өлкән шәфкать туташы Людмила Рагозина.


Җомга өмәсе кысаларында юл читендәге бордюрлар, күпер култыксалары буялды, чабылган үләннәрне җыярга аерым машина беркетелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев