Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта өч юл-транспорт һәлакәте теркәлде

Һава шартларының кискен үзгәрүе җәяүлеләргә дә, руль артында йөрүчеләргә дә юлларда кыенлыклар тудырды. Җәяүлеләрнең күпчелеге бу көннәрдә резин итекләргә күчте. Ә кышкы аяк киемнәрен салмаганнар карлы-бозлы гөрләвекләрне ерганда аякларына салкын су үтеп керүдән интегә. Аларын гына ничек тә киптереп бетереп булыр, анысы. Ә менә мондый шартларда зыян күргән транспорт чарасын...

Һава шартларының кискен үзгәрүе җәяүлеләргә дә, руль артында йөрүчеләргә дә юлларда кыенлыклар тудырды. Җәяүлеләрнең күпчелеге бу көннәрдә резин итекләргә күчте. Ә кышкы аяк киемнәрен салмаганнар карлы-бозлы гөрләвекләрне ерганда аякларына салкын су үтеп керүдән интегә. Аларын гына ничек тә киптереп бетереп булыр, анысы. Ә менә мондый шартларда зыян күргән транспорт чарасын төзәтүгә күбрәк чыгымнар таләп ителәчәк.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең хәбәрләренә караганда, бүген иртәнге сәгатьләрдә Мәскәү-Уфа трассасына менем баруч бер водительнең машинасын борылышта берничә мәртәбә әйләндерә, нәтиҗәдә ике транспорт чарасы бәрелешеп зыян күрә. Азин урамы буйлап баручы автомобильнең йөртүчесе, дистанцияне сакламау сәбәпле, икенче транспортка килеп бәрелә. "Мамадыш-ЖКУ» оешмасы каршындагы юл-транспорт һәлакәтендә водитель төп юлдан килүчегә юл бирми. Хөрмәтле водительләр! Юлларда бозлавык саклана. Синоптиклар хәбәр итүенчә, алдагы ике-өч көндә һава температурасы тагын да түбән төшәчәк. Димәк, әле тагын да бозлавыклар булачак. Руль артында йөргәндә сак булыгыз! Хәерле, имин юллар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев