Нократ
  • Рус Тат
  • Мамадышта берничә белем бирү учреждениясе ябыла

    Быел төбәгебездә берничә белем бирү учреждениясе эшчәнлекләрен туктатачак. Бу хакта икенче чакырылыш Мамадыш муниципаль район Советының утыз икенче утырышында хәбәр иттеләр. Әлеге мәсьәлә буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гыйлаев чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, Юкәче, Норма, Келәүш башлангыч белем бирү мәктәпләре, Чаксы төп белем бирү мәктәбе һәм Ишки авылы балалар бакчасы...

    Быел төбәгебездә берничә белем бирү учреждениясе эшчәнлекләрен туктатачак. Бу хакта икенче чакырылыш Мамадыш муниципаль район Советының утыз икенче утырышында хәбәр иттеләр. Әлеге мәсьәлә буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гыйлаев чыгыш ясады.


    Аның әйтүенчә, Юкәче, Норма, Келәүш башлангыч белем бирү мәктәпләре, Чаксы төп белем бирү мәктәбе һәм Ишки авылы балалар бакчасы эшчәнлекләрен туктатып торачак. Чаксыда башлангыч мәктәп кала. Шулай ук якын арада Көмеш-Күл урта мәктәбе тугызьеллыкка калырга мөмкин.

    Реклама


    Районның баш мөгаллиме шулай ук мәгариф оешмаларының яңа уку елына әзерлеге хакында да сөйләде.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа



    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: