Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышның Яңа ел бәйрәменә бизәлешен башкала комиссиясе тикшерә

Мамадышның Яңа ел бәйрәменә бизәлешен башкала комиссиясе тикшерә Мамадышка республика Президенты Аппараты һәм Иҗтимагый палата вәкилләре составындагы комиссия килде. Алар шәһәребезнең һәм авылларның Яңа ел бәйрәменә әзерлеге белән кызыксыналар. Урамнарны әйләнеп, кардан ясалган фигуралар белән танышып чыктылар. Комиссия шәһәрнең бизәлешен югары бәяләде. Кич белән Үзәк чыршы янындагы хезмәт коллективлары чыгышларын...

Мамадышның Яңа ел бәйрәменә бизәлешен башкала комиссиясе тикшерә
Мамадышка республика Президенты Аппараты һәм Иҗтимагый палата вәкилләре составындагы комиссия килде. Алар шәһәребезнең һәм авылларның Яңа ел бәйрәменә әзерлеге белән кызыксыналар. Урамнарны әйләнеп, кардан ясалган фигуралар белән танышып чыктылар. Комиссия шәһәрнең бизәлешен югары бәяләде. Кич белән Үзәк чыршы янындагы хезмәт коллективлары чыгышларын да караячаклар.
Шәһәребез предприятиеләре һәм оешмалары арасында һәр елны конкурс оештырылган кебек, муниципаль районнар арасында да Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү буенча ярыш бара. Бер үк вакытта, урамнарның бизәлешенә дә игътибар ителә. Конкурска йомгак ясалганда халыкның фикере дә исәпкә алыначак. Шәһәребезнең рәсми сайтында "Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" конкурсы вкладкасына кереп, берничә сорауга җавап бирергә кирәк. http://mamadysh.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs.htm?action=passed
Конкурс өч номинациядә уза. Үзебезнең номинациядә 1нче урынны алсак, шәһәр 1 миллион сум акчага ия булачак. 2нче урынга-500, 3нчегә-250 мең сум акча каралган.
Конкурс быелның 1нче февраленә кадәр дәвам итә.
Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев