Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышның Түбән Тәкәнеш мәктәбендә капиталь ремонт бара

Түбән Тәкәнештәге белем бирү учреждениясе "урта мәктәп" статусын алуга 75 ел тула. Әлеге датаны июнь аенда зурлап билгеләп үтәргә ниятлиләр. Юбилей көнен уку йорты коллективы яңа шартларда каршы алачак. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү республика программасына быел Түбән Тәкәнеш урта белем бирү учреждениясе дә керде. Ел башыннан бинада тулы көченә ремонт эшләре...

Түбән Тәкәнештәге белем бирү учреждениясе "урта мәктәп" статусын алуга 75 ел тула. Әлеге датаны июнь аенда зурлап билгеләп үтәргә ниятлиләр. Юбилей көнен уку йорты коллективы яңа шартларда каршы алачак.

Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү республика программасына быел Түбән Тәкәнеш урта белем бирү учреждениясе дә керде. Ел башыннан бинада тулы көченә ремонт эшләре бара. Уку йорты директоры Наил Хәмизуллин әйтүенчә, объектка яңа сулыш өрү белән "Инвест-төзү" һәм "Мамадыш җылылык челтәре" җәмгыятьләре хезмәткәрләре шөгыльләнә. 600 балага исәпләнгән мәктәптә эш күләме шактый. 3000 квадрат метр мәйданны биләүче түбә чия төсендәге профнастил белән ябыла, барлык 112 тәрәзәне пластикка, 82 ишекне яңаларына алмаштыралар.




Су линияләрен алмаштыру һәм канализация системасын яңарту тулысынча төгәлләнгән. Аларның һәркайсы 500 метрны тәшкил итә. Бүгенге көндә санитар узелларны төзекләндерү бара. Бинада 150 ноктага чуен батареялар урнаштыралар. Параллель рәвештә электр линиясе алмаштырыла, стеналарны штукатуркалап буйыйлар, сыйныф бүлмәләренең идәненә ленолеум җәеләчәк.

-Безнең өчен бик кирәк ремонт иде инде бу. Бинада проблемалар шактый иде. Укытучылар да өлеш кертә. Стеналарны иске штукатуркаларын кубарып, әзерләп, чистартып куябыз. Эшлисе эшләр күп әле монда. Керү юлларын, раздевалкаларны, баскыч култыксаларын ремонтларга кирәк,- ди мәктәп директоры Наил Хәмизуллин.

Капиталь ремонт эшләре баруга карамастан, уку процессына бернинди дә үзгәрешләр кертелмәгән. Барлык дәресләр дә расписание буенча үтә.

-Капиталь ремонт безнең өчен зур сөенеч инде ул. Аның юбилей елына туры килүе икеләтә шатлыклы. Балалар да, әти-әниләр дә төзекләндерү эшләренә аңлап карый. Шул ук вакытта юбилейга әзерлекне дә алып барабыз,- ди укыту эшләре буенча директор урынбасары Римма Әгъләмҗанова.

Район җитәкчелеге тарафыннан капиталь ремонт эшләрен 1нче июньгә кадәр төгәлләү бурычы куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев