Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышның сәләтле укучылары Чулман яр буенда ял итә

Быел беренче тапкыр "Интеллект" дип исемләнгән палаткалы лагерь эшли башлады. Ул уку алдынгыларын, фән олимпиадалары, конкурслар, спорт ярышлары җиңүчеләрен бер аланга туплады. Чулман яр буенда төбәгебез талантлары өчен палаткалы лагерь эшли. Район тарихында бу беренче тапкыр оештырыла. "Интеллект" 2 сменада эшләячәк. Аның һәркайсы иллешәр балага исәпләнгән. Лагерьның үз әләме дә...

Быел беренче тапкыр "Интеллект" дип исемләнгән палаткалы лагерь эшли башлады. Ул уку алдынгыларын, фән олимпиадалары, конкурслар, спорт ярышлары җиңүчеләрен бер аланга туплады. Чулман яр буенда төбәгебез талантлары өчен палаткалы лагерь эшли. Район тарихында бу беренче тапкыр оештырыла.


"Интеллект" 2 сменада эшләячәк. Аның һәркайсы иллешәр балага исәпләнгән. Лагерьның үз әләме дә бар. Анда елга, палатка һәм кояш рәсемнәре төшерелгән. Ә эмблемада "Белемле булу модалы" дигән язу һәм ябалак сурәте.


Ял итүчеләрнең составын 12 яшьтән 17 яшькәчә булган укучылар тәшкил итә. Коллективның 50 проценты авыл мәктәпләреннән. Кыска гына вакыт эчендә үзара танышып, дуслашып, тату бер гаилә кебек яшиләр.


Полиция һәм гадәттән тыш хәлләр бүлекләре хезмәткәрләре территориядә тәүлек әйләнәсе кизү торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев