Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышның ике торак пунктын су басарга мөмкин

Бу атнада районыбызда бер тәүлек эчендә 2 янгын очрагы теркәлде. Әлеге саннар хакында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышында да сөйләштеләр. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә узды. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышы 2 өлештән гыйбарәт иде. Иң элек видеоэлемтә режимында республикадагы вәзгыть хакында сөйләштеләр. Биредә социаль...

Бу атнада районыбызда бер тәүлек эчендә 2 янгын очрагы теркәлде. Әлеге саннар хакында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышында да сөйләштеләр. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә узды.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышы 2 өлештән гыйбарәт иде. Иң элек видеоэлемтә режимында республикадагы вәзгыть хакында сөйләштеләр. Биредә социаль өлкәгә караучы биналарда куркынычсызлык тәэмин итү, халык арасында да бу юнәлештә профилактика чаралары үткәрү, су басу очракларына әзерлек темалары күтәрелде. Видеокиңәшмә тәмам булганнан соң, утырыш район дәрәҗәсендә дәвам итте. Анда хәбәр итүләренчә, төбәгебездә проблемалы зонага ике торак пункт керә. Узган ел 1 йорт зыян күргән.
- Су басу куркынычы районыбызда Вахит һәм Иске Кама аръягында яшәүчеләр өчен яный. Беренчесендә бу зонага 15 йорт керә. Аларда 48 кеше яши һәм икенчесендә 10 хуҗалык. Аларда гомер кичерүчеләр саны 12 тәшкил итә. Социаль өлкә объектларына мондый проблема янамый,- ди Илнар Хафизов.
Әгәр дә бу торак пунктларда су басу очрагы искәртелеп, халыкны эвакуацияләү таләп ителсә, мондый объектлар да билгеле. Соколка авылында бу рольне мәктәп бинасы, ә Вахитта авыл клубы башкарачак. Моннан тыш, вакытлыча яшәү өчен резервтагы пункт дип 87нче ҺКнең тулай торагы билгеләнгән.
Шулай ук, су басуларга каршы көрәш максатыннан, урыны белән елгадагы бозларны шартлату, юл читләрен, суүткәргеч торбаларны кардан чистарту кебек чаралар да башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев