Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышның берничә торак пункты утсыз калган

Бүген иртән көчле җил булу сәбәпле, Мамадыш районының Яке һәм Уразбахта авыл җирлекләренә караган торак пунктларда ут сүнгән. Электр челтәре оешмасыннан хәбәр итүләренчә, моңа ут чыбыкларының бер-берсенә чолгануы сәбәпче. Дегетле авылы янәшәсендә һәм Уразбахтага баручы линияне төзекләндерүгә электрчыларның өч бригадасы җәлеп ителгән. Берничә сәгать эчендә әлеге проблема уңай хәл ителгән....

Бүген иртән көчле җил булу сәбәпле, Мамадыш районының Яке һәм Уразбахта авыл җирлекләренә караган торак пунктларда ут сүнгән. Электр челтәре оешмасыннан хәбәр итүләренчә, моңа ут чыбыкларының бер-берсенә чолгануы сәбәпче.

Дегетле авылы янәшәсендә һәм Уразбахтага баручы линияне төзекләндерүгә электрчыларның өч бригадасы җәлеп ителгән. Берничә сәгать эчендә әлеге проблема уңай хәл ителгән.


Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген республиканың Яңа Чишмә, Тәтеш, Лаеш, Югары Ослан, Питрәч, Чирмешән, Саба, Чистай һәм Балтач районнарында да ут сүнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X