Нократ

Мамадышлыларны "Шанс" клубы кавыштыра

"Шанс" танышулар клубы яшенә дә, картына да гаилә корырга мөмкинлек бирә. Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән булдырылган хезмәт безнең җирлектә әле күптән түгел генә оешуына карамастан, профессиональ димчеләр ярдәме белән 5 бәхетле гаилә хасил булган. Ике пар "әти-әни" булырга әзерләнәләр. 12 пар аралашу стадиясендә. Бүгенге көндә клуб базасында 200...

"Шанс" танышулар клубы яшенә дә, картына да гаилә корырга мөмкинлек бирә. Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән булдырылган хезмәт безнең җирлектә әле күптән түгел генә оешуына карамастан, профессиональ димчеләр ярдәме белән 5 бәхетле гаилә хасил булган.

Ике пар "әти-әни" булырга әзерләнәләр. 12 пар аралашу стадиясендә.

Реклама

Бүгенге көндә клуб базасында 200 гә якын анкета бар, күпчелеге ир-атлардан. Көчле затлар арасында күпчелекне 30-40 яшьлекләр тәшкил итсә, хатын-кызларның уртача яше - 40-50 яшь.

Сүз уңаеннан, димчеләр бүген Көек-Ерыкса авылында яшәүче ялгызлар белән танышачаклар. Әлеге зонада гомер итүчеләрне Көек-Ерыкса авыл советында, 18.00 сәгатътә көтәләр.

Белешмәләр өчен телефон: 8 919 644 09 27

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: