Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышлыларның эш көне иртәнге зарядкадан башланды

Бүген Мамадышның күп кенә оешмаларында яңа эш атнасы иртәнге зарядка белән башланып китте. Халыкара Олимпия көнен якташларыбыз әнә шул рәвешле билгеләп уза. Әлеге датаны Халыкара Олимпия комитеты карары белән 1967нче елда кабул итәләр. Мамадышлылар да киң масштабта узучы чарадан читтә калмый. Ел саен, 23нче июнь көнне, эш вакытының 15-20 минут...

Бүген Мамадышның күп кенә оешмаларында яңа эш атнасы иртәнге зарядка белән башланып китте. Халыкара Олимпия көнен якташларыбыз әнә шул рәвешле билгеләп уза.


Әлеге датаны Халыкара Олимпия комитеты карары белән 1967нче елда кабул итәләр. Мамадышлылар да киң масштабта узучы чарадан читтә калмый. Ел саен, 23нче июнь көнне, эш вакытының 15-20 минут өлеше зарядка ясауга багышлана. Эре оешмаларга алдан ук физкультура фәне укытучылары һәм тренерлар беркетелә.


"Алабуга электр челтәре" компаниясенең Мамадыш районы бүлеге коллективына инструктор булып бүген икенче санлы лицей педагогы Ирина Гадиева килгән иде. Хезмәткәрләрне сәламләп: "Иртәнге зарядка организм өчен бик файдалы. Гәүдә языла, йокы ачыла, көн дәвамына җитәрлек уңай энергия туплана. Сәламәтлеккә дә яхшы тәэсир ясый",- диде.


Зарядка ясау флеш-моб стилендә уза. Электрчылар дәртле музыка астында Ирина Гадиева күрсәткән күнегүләрне кабатладылар. Хәрәкәтләр гәүдәнең муен, иң өсте, куллар, бил һәм аяк өлешләрен колачлады.


Зарядка мәйданыннан барысы да күтәренке кәеф белән эш урыннарына таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев