Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышлылар – җиңүчеләр сафында

Казанның Халыклар дуслыгы йортының концертлар залында Россия ислам университеты, Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән "Илаһи моң" җыр һәм мөнәҗәтләр, "Таян Аллага!" әдәби конкурсларына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында мамадышлыларның күплеге дә тамашачы игътибарын җәлеп итми калмады. "Таян Аллага!" әдәби конкурсы быел дүртенче тапкыр үткәрелгән иде. Анда шәһәрдәшебез Вәрис...

Казанның Халыклар дуслыгы йортының концертлар залында Россия ислам университеты, Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән "Илаһи моң" җыр һәм мөнәҗәтләр, "Таян Аллага!" әдәби конкурсларына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында мамадышлыларның күплеге дә тамашачы игътибарын җәлеп итми калмады. "Таян Аллага!" әдәби конкурсы быел дүртенче тапкыр үткәрелгән иде. Анда шәһәрдәшебез Вәрис Гали, борынгы Мамадыш шәһәре имамына һәм болгар бабайларыбызның монгол илбасарларга каршы азатлык көрәшенә багышланган "Кара Сәет риваяте" хикәясе белән катнашып, гран-прига һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Уразбахты килене Нурфия Халикова шигырь номинациясендә беренче булды.
Популяр җырлар белән рәттән мөнәҗәтләр дә башкаручы якташыбыз, Татарстанның халык артисты Моңгол Галиев "Илаһи моң" конкурсының "Мирас сагында торучы" номинациясендә җиңүче дип табылды. "Заман рухына дини җырлар" номинациясендә икенче якташыбыз, Россия ислам университеты укытучысы Ильяс Халиков җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев