Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышлы Илдар Вәлиев “Башваткыч” уенында җиңү яулады

Мамадыш районы мәдәният йортында "Серле шакмак" дип исемләнгән башватар уены үткәрелде. Әлеге чара безнең төбәктә беренче тапкыр уздырыла. Ул "ТЯГ" телеканалында баручы "Башваткыч" уенына охшатып эшләнгән. Зирәклек бәйгесендә Кече Кирмән авылыннан Фирая Сәләхова, Югары Соннан Гүзәлия Кәбирова һәм Шәдчедән Илдар Вәлиев катнашты. Алар мәгариф ветераны Гөлфәридә Шәрипова төзегән кроссвордны чиштеләр....

Мамадыш районы мәдәният йортында "Серле шакмак" дип исемләнгән башватар уены үткәрелде. Әлеге чара безнең төбәктә беренче тапкыр уздырыла. Ул "ТЯГ" телеканалында баручы "Башваткыч" уенына охшатып эшләнгән.


Зирәклек бәйгесендә Кече Кирмән авылыннан Фирая Сәләхова, Югары Соннан Гүзәлия Кәбирова һәм Шәдчедән Илдар Вәлиев катнашты. Алар мәгариф ветераны Гөлфәридә Шәрипова төзегән кроссвордны чиштеләр. 30 сорауның күпчелеге Ватан темасына кагылышлы иде.
Катнашучылар җавап бирә алмаган сораулар җанатарларга һәм тамашачыларга юлланды.


Нәтиҗәдә, Фирая Сәләхова 5 балл җыйды. Гүзәлия Кәбирова туплаган очколар саны сигезгә тигез. Ә Илдар Вәлиев уенның җиңүчесе исемен яулады. Аның исәбендә 13 балл. Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова "башватар"ларга һәм актив җанатарларга бүләкләр тапшырды.
Уенда катнашучылар тәнәфес вакытында музыкаль номерлар да башкардылар.


"Серле шакмак"ның сценарий авторы һәм алып баручысы Фәнил Ахунҗанов әйтүенчә, әлеге чара киләчәктә традицион рәвештә үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев