Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш юлларын пресс–плита белән тигезлиләр

Бу көннәрдә коммуналчыларның бер бригадасы шәһәр урамнарындагы юлларда чокырлар ремонтын башлап җибәргән иде. Төзекләндерү эшенә Давыдов урамында керештеләр. Асфальттагы тишекләргә пломба салу белән 6 кешелек бригада шөгыльләнә. Ремонт урынында ике "МТЗ-82" тракторы эшли. -Иң элек чокыр урынын фреза белән тигезләп кырып алабыз. Ул урын ун сантиметр тирәнлектә чистартыла һәм яхшылап...

Бу көннәрдә коммуналчыларның бер бригадасы шәһәр урамнарындагы юлларда чокырлар ремонтын башлап җибәргән иде. Төзекләндерү эшенә Давыдов урамында керештеләр.


Асфальттагы тишекләргә пломба салу белән 6 кешелек бригада шөгыльләнә. Ремонт урынында ике "МТЗ-82" тракторы эшли.


-Иң элек чокыр урынын фреза белән тигезләп кырып алабыз. Ул урын ун сантиметр тирәнлектә чистартыла һәм яхшылап җылытыла. Алга таба аны битум мостикасы белән эшкәртәбез, соңыннан коры асфальт җәелә,- ди юл хезмәткәре Валерий Бочков.


Иске асфальтны трактор арбасына җыеп баралар. Аның урынына салынган яңа чимал җылытылганнан соң, пресс-плита белән 10 минут дәвамында ныгытыла. Ремонтчылар әйтүенчә, әлегә юлдагы асфальт салкын. Димәк, аны җылыту озак вакытны ала. Шунлыктан, әлегә көнлек эш күләме дә 50-60 квадрат метрдан артмый, диләр. Ә гомумән, бу сезонда 1000 квадрат метр мәйданда чокырлар ремонты алып бару бурычы тора. Һава торышы яхшыруга әлеге эшләр Толстой, Домалазов һәм Ленин урамнарында дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев