Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш яшьләре өчен мастер–класслар һәм тренинглар үтте

Социаль проектлауга нибары бер көн эчендә өйрәнергә мөмкин. Мамадышлылар "Актив мәктәбе" эшендә катнашты. Беркөнлек курслар "ТР аграр яшьләр берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешма тарафыннан үткәрелә. Очрашуның инициаторлары бер мөһим моментны истә тоткан- Нократ буендагы шәһәр туристларны кызыксындыра торган үзәк исемен алырга омтыла. Мамадышның имиджын күтәрү, презентацияләү өчен профессионаллар кирәк. "Актив мәктәбе"нең...

Социаль проектлауга нибары бер көн эчендә өйрәнергә мөмкин. Мамадышлылар "Актив мәктәбе" эшендә катнашты. Беркөнлек курслар "ТР аграр яшьләр берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешма тарафыннан үткәрелә.


Очрашуның инициаторлары бер мөһим моментны истә тоткан- Нократ буендагы шәһәр туристларны кызыксындыра торган үзәк исемен алырга омтыла. Мамадышның имиджын күтәрү, презентацияләү өчен профессионаллар кирәк. "Актив мәктәбе"нең бер юнәлеше булып нәкъ менә экскурсоводлар әзерләү тора.


Яшьләр оешмасының эшчәнлеге 35кә кадәргеләрдә генә түгел, ә тәҗрибәле педагоглар, музей хезмәткәрләре һәм башка тармак белгечләрендә дә зур кызыксыну уяткан. Чараны аграр берләшмә рәисе ярдәмчесе Илмира Сабирҗанова ачып җибәрде. Ул бүгенге көндә яшьләр оешмасының ни белән шөгыльләнүе, үз алларына нинди максатлар куюлары хакында сөйләде. Аграр яшьләр берләшмәсе хакында беренче ишетүчеләрне җирле бүлек җитәкчесе Айнур Әгъләмов белән таныштырдылар.


Курсларда катнашучылар өчен оештырылган тренинглар яшьләрне берләштереп кенә калмый, ә араларыннан лидерларны ачыкларга да ярдәм итә. Көнчыгыш базары һәм молекулаларга берләшү психологик тест буларак үткәрелде...


Тәнәфес вакытында катнашучылар көннең икенче яртысын нинди темага багышлаячакларын хәл иттеләр. ТР добровольчества үсеш үзәге директоры Анна Синеглазова күпчелеккә социаль проектлар язу буенча мастер-класс үткәрде.


Ә менә экскурсовод булырга теләүчеләр Ирек Җиһаншин белән аралашты. Ул икътисад, идарә һәм хокук институтында кафедра мөдире вазыйфасын башкара. Бу һөнәр ияләренә Мамадышта сорау элекке еллардан ук популяр. Төрле семинарлар үткәргәндә, зур кунаклар килгән вакытта әлеге җаваплылыкны үз җилкәләренә журналистлар, мөгаллимнәр яки музей хезмәткәрләре ала. Белгечнең чыгышы катнашучыларда зур кызыксыну уята.


Район башлыгының туризм буенча ярдәмчесе Сирин Ибраһимов искәртүенчә, озакламый Мамадышта профессионал гид булырга теләүчеләр бермә-бер артачак. Төбәгебез туризм үзәге булырга максат куйды. Димәк, белемле һәм иҗади яшьләрне яңа мөмкинлекләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев