Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш укучылары эвакуацияләнде

Район мәгариф бүлеге янгын часте, Т. Яке авылында урнашкан 5 нче санлы коткару часте белгечләре белән берләктә, өйрәнү максатларында ,шәһәр мәктәпләрендә эвакуация чаралары үткәрә. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре шәһәребезнең 2,3,4 нче санлы белем бирү учрежденияләре, шул исәптән Красная Горка мәктәбе укучыларын эвакуацияләделәр. Безгә шәхсән 2 нче санлы лицейда узган оператив...

Район мәгариф бүлеге янгын часте, Т. Яке авылында урнашкан 5 нче санлы коткару часте белгечләре белән берләктә, өйрәнү максатларында ,шәһәр мәктәпләрендә эвакуация чаралары үткәрә. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре шәһәребезнең 2,3,4 нче санлы белем бирү учрежденияләре, шул исәптән Красная Горка мәктәбе укучыларын эвакуацияләделәр. Безгә шәхсән 2 нче санлы лицейда узган оператив чараның шаһиты булырга туры килде.

Махсус сигналны ишетүгә биредә белем алучы 780 бала, шул исәптән бар педагогик состав, урамга юнәлде. Фаҗига була калса, өч катлы бинадан ансат чыгу өчен 13 өстәмә чыгу юллары каралган. Эвакуацияләү кагыйдәләре буенча, укучылар паникага бирелмичә, парлашып урамга чыгып тезелделәр. Тын юлларын исә марля бәяләвеч белән капладылар. Тышта инде янгын сүндерү бүлегенең хезмәтне яклау буенча белгече Рөстәм Зиннатов укучыларга җибәргән хаталарын атады, һәм гомумән эвакуацияләү операциясе дүртлелек узды дип бәяләде. Алга таба, Т. Яке авылында урнашкан 5 нче санлы коткару часте белгечләре укучыларга катлаулы эшчәнлекләрендә куллана торган җайланмаларын күрсәттеләр. Мисалга, 7-8 тоннага кадәр йөк күтәрергә сәләтле булган гидравлик домкрат, разжим, кусачка дип аталуча җайланмалар белән эшләүне демонтсрацияләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев