Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш районының Түбән Ушма авылында җитәкчеләр алышынды

Түбән Ушма авыл җирлегендә яңа башкарма комитет җитәкчесе һәм яңа мәктәп директоры. Әлеге билгеләнүләрне район башлыгы Анатолий Иванов хәбәр итте. Түбән Ушма урта мәктәбе бинасында авыл халкы һәм уку йорты коллективы катнашында җыелыш узды. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислек иткән чараның көн тәртибенә ике мәсьәлә куелган иде. Шуның беренчесе- Түбән...

Түбән Ушма авыл җирлегендә яңа башкарма комитет җитәкчесе һәм яңа мәктәп директоры. Әлеге билгеләнүләрне район башлыгы Анатолий Иванов хәбәр итте.

Түбән Ушма урта мәктәбе бинасында авыл халкы һәм уку йорты коллективы катнашында җыелыш узды. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислек иткән чараның көн тәртибенә ике мәсьәлә куелган иде. Шуның беренчесе- Түбән Ушма авыл җирлегенең башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләү. Әлеге вазыйфага Дамир Муфахаровны тәкъдим иттеләр.

Моңа кадәр ул "Шәһәр хуҗалыгы" оешмасын җитәкләде. Якынча бер айдан соң җирлек Советының чираттагы утырышында аның кандидатурасы авыл җирлеге башлыгы вазыйфасына тәкъдим ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, әлегә бу кәнәфине Рафаил Муллахмәтов били. Җыелышта әйтүләренчә, ул башка эшкә күчәчәк.

Көн тәртибендәге чираттагы мәсьәлә урта мәктәп коллективына кагылышлы иде. Учреждениянең директоры алышынды. Элекке җитәкче Фәрит Шакиров урынына Илшат Шәйдуллинны билгеләделәр. Ул моңа кадәр спорт тармагында хезмәт куйды. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә җитәкче урынбасары һәм җитәкче булып эшләде, ә соңгы вакытта Түбән Ушмадагы "Дружба" спорт-сәламәтләндерү комплексында директор.

Район башлыгы Анатолий Иванов ике яшь кандидатураны да тырыш егетләр дип таныштырды һәм аларга уңышлар теләде.

Түбән Ушма урта мәктәбенең элекке директоры Фәрит Шакиров бу вазыйфага 2007нче елда билгеләнгән була. Ә хезмәт юлы шушы коллективта 1988нче елдан, АДПИ тәмамлап кайткач башлана аның. Алга таба да ул әлеге мәктәптә эшләячәк. Математика һәм рәсем фәннәреннән белем бирәчәкмен,- диде Фәрит Шакиров. Ул директорлык иткән елларда уку йорты БДИ, бизнес-план һәм спорт буенча күп кенә уңышларга иреште. Коллективта 23 педагог, 8 техник хезмәткәр исәпләнә. Алдагы уку елына 78 бала киләчәк.

Район башлыгы Фәрит Шакировка хезмәте өчен рәхмәт белдереп, Мактау грамотасы һәм истәлек бүләге тапшырды.

Илшат Шәйдуллин җитәкчелегендәге белем бирү учреждениясенә киләчәктә дә матур күрсәткечләргә ирешүләрен, дус коллектив булып эшләүләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев