Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш районында юлсызлык проблемасын хәл итүдә халык үзе дә катнаша

Соколка авылының "Гора" өлеше 8 урамны берләштерә. Биредә яшәүчеләрнең күпчелеге пенсия яшендәгеләр һәм "дачниклар". Иске зираттан алып коега кадәр булган үзәк юл моңа кадәр бик проблемалы объектлар исемлегендә булган. "Аеруча язгы һәм көзге пычракларда аның аша "Уаз"ик кебек машиналар гына үтеп йөрде",- дип сөйләде Вячеслав Андронов. -Без яши торган "Гора"...

Соколка авылының "Гора" өлеше 8 урамны берләштерә. Биредә яшәүчеләрнең күпчелеге пенсия яшендәгеләр һәм "дачниклар". Иске зираттан алып коега кадәр булган үзәк юл моңа кадәр бик проблемалы объектлар исемлегендә булган. "Аеруча язгы һәм көзге пычракларда аның аша "Уаз"ик кебек машиналар гына үтеп йөрде",- дип сөйләде Вячеслав Андронов.


-Без яши торган "Гора" өлеше элек гел проблемалы булды. Кыш көне дә су җитми торган иде. Узган ел ниһаять авыл җирлеге әлеге мәсьәләне уңай хәл итте. Тагын бер бәла- юллар булмау иде. Бигрәк тә үзәк юлдан үтәрлек түгел иде. Ә хәзер күреп торасыз, җир белән күк арасы. Хәтта минем кечкенә "Ока" машинасында да теләсә нинди һава шартларында бер кайгысыз йөрергә мөмкин. Рәхмәт бу эшне оештыручыларга һәм әлбәттә, төзүчеләргә,- ди Вячеслав Андронов.


Ә эш ничек башланган соң? Бу турыда җирлек башлыгы Газинур Әскәров сөйләде. Аның сүзләренчә, халыкның мөрәҗәгатен хәл итү юлларын эзләү өчен иң элек җыелыш җыйганнар.
Актив катнашында 14нче июнь көнне үткән җыелышның беркетмәсе белән теләгән һәркем таныша ала. Юл төзү белән бәйле бу һәм башка мәгълүматларны күрсәтмә тактага урнаштырганнар. Анда юл төзелеше өчен кайсы хуҗалыкның акча бүлеп бирүе дә, барлык җыелган акчаның суммасы да теркәлгән. Исемлектә 150гә якын кеше. Газинур Әскәров әйтүенчә, машиналары булмаган хуҗалыклардан 1 мең сумнан, ә машиналы йортлардан 3 мең сумнан башлап акча җыйганнар. Күбрәк бирүчеләр дә бар икән. Мәсәлән, Виктор Полукеев исемлесе 20 мең сум күләмендә хәйриялек күрсәткән, Андрей Дрегалин суүткәргеч торбалар кайтарган.


Халыктан акча җыю белән махсус сайлап куелган төркем шөгыльләнә. Алар финанс чараларын тиененә кадәр беркетмәгә теркәп баралар.


-Халык белән ике-өч тапкыр сөйләшеп чыктык. "Дачниклар" да үз өлешләрен керттеләр. Һәркем акчасын мөмкинлегеннән чыгып бирде. Монда мәҗбүр итү дигән әйбер юк. Халык үзенә яхшы булуын аңлый,- ди акча җыю өчен җаваплы Алексей Косынкин.


Чыгымнарның бер өлешен район хакимияте күтәрә. Эшләрне УПТК коллективы башкарган. Алар 600 метр арага вак таш түшәгәннәр. Алга таба юл өслегенә тагын бер кат таш җәяргә ниятлиләр. Аның калынлыгы барлыгы 16 сантиметрны тәшкил итәчәк. Юлның киңлеге 3,5 метрга тигез.


Узган атнада халыктан барлыгы 140 мең сум акча җыелган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев