Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш районы сөт җитештерү буенча республикада җиденче урында

Бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында төзелеш һәм авыл хуҗалыгы темаларына багышланган республика киңәшмәсе үтте. Видеоконференция режимында узган чарага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте, киңәшмә эшендә премьер-министр Илдар Халиков та катнашты. Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне ачып, төзелеш тармагында хезмәт куючы һәр татарстанлыны бүген үтүче һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде, аларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар...

Бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында төзелеш һәм авыл хуҗалыгы темаларына багышланган республика киңәшмәсе үтте. Видеоконференция режимында узган чарага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте, киңәшмә эшендә премьер-министр Илдар Халиков та катнашты.


Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне ачып, төзелеш тармагында хезмәт куючы һәр татарстанлыны бүген үтүче һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде, аларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде.
"Хәзерге көндә республиканың төзелеш өлкәсендә уңай динамика искәртелә. Аны киләчәктә дә сакларга кирәк",- диде Президент.


ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин торак фондында һәм социаль әһәмияттәге объектларда капиталь ремонт республика программасының үтәлеше, "Уңайлы мохит", инженерлык системаларының энергетик эффективлыгын модернизацияләү һәм үстерү хакында чыгыш ясады.


Авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып барылучы эшләр хакында республиканың баш аграрие Марат Әхмәтов сөйләде. Министр әйтүенчә, бүген төп игътибар урып-җыю кампаниясенә юнәлдерелгән. 10нчы август иртәсенә 545 мең гектар мәйданнан 1234 мең тонна ашлык җыеп алынган иде. Бу барлык мәйданның 34% тәшкил итә. Уңыш гектарыннан уртача 22,5 центнер чыга. Уракка иртәрәк керешкән районнар экватор чиген узуга ирешкән. Мәсәлән, Буа игенчеләре урып-җыюны 52% башкарган. Безнең районда әлеге күрсәткеч 23% тигез.


Сөт җитештерүгә килгәндә, Мамадыш ел башында республика буенча 9нчы урында булса, 1нче августка безнекеләр җиденче урынга күтәрелгән. Биредә зур рольне АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте уйный. Коллектив хезмәтчәннәре узган ел белән чагыштырганда, көн саен 40 тоннага күбрәк сөт савып ала.


Видеокиңәшмә төгәлләнгәч, сөйләшү урында дәвам итте. Район башлыгы Анатолий Иванов урып-җыю кампаниясендә эш темпын арттыру бурычын куя. Ягулык-майлау материаллары белән проблема булмаячак, диде җитәкче. Анатолий Иванов ассызыклавынча, быел уңыш чагыштырмача яхшы. Хәзер иң мөһиме икмәкне югалтуларсыз җыеп алу. Бу эшкә, кичекмәстән, авыл җирлекләрен һәм бюджет оешмаларын да җәлеп итәргә кирәк.
Киңәшмәдә көзге чәчү хакында да сөйләштеләр. Быелга план- 20 мең гектар. Район башлыгы чәчүлек материалны сайлаганда иң яхшы сортларга басым ясарга кушты.


Соңыннан, Анатолий Иванов төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде. "Төзелеш бармаса, киләчәк тә юк дигән сүз",- дип искәртте район башлыгы. Ул бүгенге көндә Мамадышта төзелеш оешмаларының булуы, алар башкарган эшләр белән горурлануы хакында җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X