Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш районы башлыгы эшлекле киңәшмә үткәрде

"Терлекләргә яфрагазык запасын хәстәрләүгә салкын караган хуҗалык җитәкчеләрен кайнар табада биетергә кирәк! Кышын терсәк якын булыр, ләкин тешләп кенә булмас!" Район башлыгы Анатолий Иванов эшлекле киңәшмәдә әнә шундый сүзләр җиткерде. Оператив мәгълүматларга караганда, район буенча яфрагазык 95%, ә витаминлы үләннәр 96% тупланган. Кышын малларга төп витамин чыганагы булган яфрагазыкны җыю...

"Терлекләргә яфрагазык запасын хәстәрләүгә салкын караган хуҗалык җитәкчеләрен кайнар табада биетергә кирәк! Кышын терсәк якын булыр, ләкин тешләп кенә булмас!" Район башлыгы Анатолий Иванов эшлекле киңәшмәдә әнә шундый сүзләр җиткерде.


Оператив мәгълүматларга караганда, район буенча яфрагазык 95%, ә витаминлы үләннәр 96% тупланган. Кышын малларга төп витамин чыганагы булган яфрагазыкны җыю эшендә актив катнашканнар арасында шәһәребезнең 3 нче санлы мәктәбе, Олыяз лицее, Шәмәк, Тау иле, Көек-Ерыкса, Гришкино, Келәүш, Түбән Сон белем бирү учрежденияләре, Идарәче компания коллективы мактап телгә алынды. Ә менә "Җитештерү комбинаты", район электр элемтәсе челтәре, Түбән Ушма авыл җирлеге тәнкыйтъ утына эләкте.


Һава торышы кулай тору бәрабәренә, печәнне дә мулдан хәстәрләп куярга мөмкинлек бар. Хуҗалыклар печән белән 104%ка тәэмин ителгән.
Мәгълүм булганча, аграрийлар бөртеклеләрне җыюга да керештеләр. Ашлык кабул итү предприятиясе яңа уңышның тәүге олавын да кабул итте. Күрсәтеләсе хезмәтләр өчен бәяләр дә билгеле.

Быел арышның 1 килограммына 5 сум 50 тиен, бодайга 8 сум билгеләнде. Гадәттәгечә, "Мамадыш спирт заводы" да әлеге төр культураларны кабул итәргә әзер, ләкин түбәнрәк бәядән. Тритикаленың килограммын биредә 5 сум 50 тиеннән, арышны 5 сумнан кабул итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев