Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды

Икенче чакырылыш Мамадыш муниципаль район Советының утыз икенче утырышы көн тәртибенә 9 мәсьәлә кертелгән иде. Сессия мәдәният йортында район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә узды. Иң элек Мамадыш муниципаль районының 2014 елның 1нче яртыеллыгы бюджетының үтәлеше турында "Контроль-хисап палатасы" рәисе Фәнил Низамиев чыгышы тыңланды. "Мамадыш муниципаль районында 2011-2015 елларда авыл яшьләре"...

Икенче чакырылыш Мамадыш муниципаль район Советының утыз икенче утырышы көн тәртибенә 9 мәсьәлә кертелгән иде. Сессия мәдәният йортында район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә узды.


Иң элек Мамадыш муниципаль районының 2014 елның 1нче яртыеллыгы бюджетының үтәлеше турында "Контроль-хисап палатасы" рәисе Фәнил Низамиев чыгышы тыңланды.


"Мамадыш муниципаль районында 2011-2015 елларда авыл яшьләре" максатчан программасы нечкәлекләре хакында район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе урынбасары Айнур Әгләмов сөйләде.


Утырышта шулай ук Мамадыш муниципаль районында 2014 елда автомобиль юллары төзелеше программасы үтәлеше турында һәм башка темаларга бәйле чыгышлар да тыңланды. Юллар төзелеше мәсьәләсе буенча чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шамил Сабиров әйтүенчә, безнең районга караган юлларның гомуми озынлыгы 528 чакрымнан артык. Юлларның сыйфаты буенча, Арча, Актаныш, Биек Тау, Югары Ослан районнарыннан кала, ТР буенча без 9 нчы урынны билибез. Быел икенчел әһәмияттәге шәһәр урамнарын, Мамадыш совхозы юлларын асфальт-бетон катнашмасы белән каплау өчен 39 млн. сум акча, ә вак комлы-таш белән каплау өчен 20 млн. сум тотылачак. Подрядчы оешма "Татавтодор" җәмгыятенең Мамадыш филиалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев