Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш мөселманнары – Кукмарада

1нче февраль, якшәмбе көнне, Мамадыш шәһәренең "Әхмәт Ясәви" мәчете имамы Нурислам хәзрәт Газизов җитәкчелегендәге бер төркем мөселманнар Кукмара районына экскурсиягә барып кайттылар. Өлкәннәрдән һәм яшьләрдән торган 14 кешелек делегация иң элек Кукмара мәдрәсәсенә килеп, әлеге уку йорты эшчәнлеге белән танышты, бинаны карап чыкты, шул көнне үткәрелгән дәресләрдә катнашты. Кукмара районы...

1нче февраль, якшәмбе көнне, Мамадыш шәһәренең "Әхмәт Ясәви" мәчете имамы Нурислам хәзрәт Газизов җитәкчелегендәге бер төркем мөселманнар Кукмара районына экскурсиягә барып кайттылар. Өлкәннәрдән һәм яшьләрдән торган 14 кешелек делегация иң элек Кукмара мәдрәсәсенә килеп, әлеге уку йорты эшчәнлеге белән танышты, бинаны карап чыкты, шул көнне үткәрелгән дәресләрдә катнашты.

Кукмара районы мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме буенча Мамадыш мөселманнары җирле "Туган якны өйрәнү музее"на да барып, анда район тарихына, узган гасырларда биредә яшәгән мөселманнар тормышына кагылышлы кызыклы фикерләр ишеттеләр, музей заллары буенча йөреп, Кукмара төбәге турында шактый күп мәгълүмат тупладылар.
Үзәк мәчеттә укылган өйлә намазыннан соң, мәдрәсә ашханәсендә бик күңелле аш-чәй мәҗлесе оештырылды. Аннары мамадышлылар Кукмара районының иң дини авылларының берсе булып саналган Аш.Буҗи мәхәлләсенә юл тотты. Анда авыл имамы Мансур хәзрәт вәгазь сөйләде, мәхәлләнең тормышы турындагы уй-фикерләре белән уртаклашты. Шунысы кызыклы - бу авыл кибетләрендә спиртлы эчемлекләр бөтенләй сатылмый икән, чөнки ... алучы юк. Әйе, авыл халкының күпчелеге - намазда, Кукмара мәдрәсәсен тәмамлаучылар да шактый күп, мәчеттә 5 вакыт намаз көн саен җәмәгать белән укыла, Җомга намазында мәчет авылдашлар белән шыплап тула. Авыл кешеләренең дөнья тормышы да җитешле: һәр гаиләнең үз кәсебе бар, мөселманнарның көндәлек тормышларында, эш-гамәлләрендә бәрәкәт булуы сизелә.
Кукмарага барып бик тәэсирләнеп кайткан абый-апалар һәм яшьләр шушы сәфәрне оештыруны хуплап, үз хәер-фатихасын биргән Мамадыш районы мөхтәсибе Илһам хәзрәт Мингалиевка, яшь имамыбыз Нурислам хәзрәт Газизовка олы рәхмәтләрен җиткерде. Дәвамлы булсын, алга таба да аралашып, бер-беребезнең хәлләребезне белешеп яшәргә язсын, дип өстисе генә кала.
Фирая Мингалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев