Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш - мәдрәсәсендә өченче чыгарылыш

З0нчы май көнне шатлыклы вакыйга - дүрт ел ел дәвамында гыйлем эстәгән 19 шәкертнең чыгарылышы булды. Матур көмеш айлы, мәһабәт бинасы белән шәһәребез үзәгенең бизәге булып тирә-юньгә нур чәчеп торган күркәм, мәдрәсәбездә бәхетле шәкертләрнең шатлыкларын мин дә уртаклаштым. Кемдер шушы вакытны ничек уздырырга белми аптырагандыр, кайберәүләр бер дә файдасызга үткәргәндер....

З0нчы май көнне шатлыклы вакыйга - дүрт ел ел дәвамында гыйлем эстәгән 19 шәкертнең чыгарылышы булды. Матур көмеш айлы, мәһабәт бинасы белән шәһәребез үзәгенең бизәге булып тирә-юньгә нур чәчеп торган күркәм, мәдрәсәбездә бәхетле шәкертләрнең шатлыкларын мин дә уртаклаштым. Кемдер шушы вакытны ничек уздырырга белми аптырагандыр, кайберәүләр бер дә файдасызга үткәргәндер. Ә менә дүрт ел элек Мамадыш мәдрәсәсенә гыйлем алырга килгән 19 шәкерт, һич тә икеләнмичә, "безнең бу еллар заяга узмады" дип әйтә ала. Бик авыр чакларда адәм баласы Аллаһ ярдәменә өмет итә. Ә аның ярдәме белән дини гыйлемнәр үзләштерергә насыйп булган икән, димәк, сез - Раббыбызның яраткан коллары. Шөкер итә белгән кешегә - Аллага шөкер.

Мамадышыбызда бу бинаның булуы - барыбыз өчен дә үзе бер бәхет. Күпме кеше биредә белем, икенче төрле тәрбия ала! Күпме балалар кечкенәдән үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәнә! Бу бина озак еллар халкыбызга хезмәт итсен! Әгәр шәһәребез халкының 30 проценты гына да шулай иманнарын ныгытып, шушы бинага килеп, белемнәрен арттырса, шулкадәр тыныч, бәрәкәтле тормыш башланыр иде кебек тоела миңа. Инде мөгаллимнәргә бик зур рәхмәтемне әйтер идем, чөнки аларның тырышлыгы бик зур. Башлангыч дини белемне шунда алдым. Соңгы елларда никадәр Аллаһының ярдәменә мохтаҗ кешеләр булуыбызны аңладым, кесә тулы акчаларың белән башларыңны ташларга бәрсәң дә, бер нәрсә эшләп булмый. Самолётка утырып, әллә кайларга очарга була, ләкин үз-үзеңнән кача алмыйсың. Шуның өчен иманга килик. Коръәнне күбрәк укыйк. Әгәр без үскән вакытта шундый мәдрәсәләр булып, мәчетләрдән азан әйткән тавышлар ишетелсә, бәлки без дә икенче төрлерәк булган булыр идек. Аллага шөкер, ул гомерләр артта калды.

Тантаналы вакыйгага мәдрәсәбез мөгалимнәре, районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев чакырылган иде.
Иң хәерле сүз-Раббыбыз сүзе. Шуңа күрә бәйрәмдә Коръән аятьләре яңгыравы гаҗәп түгел. Аларны бик тә моңлы итеп мәдрәсәнең директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин көйләде. Ул : "Сез - чыгарылыш. Ягъни сез - безнең мәдрәсәнең төсе, безнең мәдрәсәнең йөзе. Сезнең кыяфәтегездән, әхлагыгыздан, сезнең алган гыйлемнәрне куллануыгыздан шушы мәдрәсәнең һәм, гомумән, динебезнең булган дәрәҗәсе",-дип ассызыклады.
Районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев : "Җомга көннәре мөбарәк булсын. Сезгә бүген лаеклы рәвештә диплом тапшырыла. Бер караганда ул кәгазь генә, ләкин сезне башлангыч дини мөгаллим-мөгаллимәләре дип тә атарга мөмкин. Мәдрәсәдә дүрт ел укып, башлангыч дини гыйлем алдыгыз. Бу - һәрберебез өчен фарыз. Чөнки һәр мөселман намаз, Коръән укый белергә тиеш. Тик гыйлемле булуыбыз "мин күпне беләм" дип күкрәк киереп йөрү мөмкинлеген бирми. Болай фикерләүчеләр Аллаһы Тәгаләнең ачуын гына чыгарачак. Тәкәбберлек - мөселманга хас сыйфат түгел, Аллаһ сакласын. Алган гыйлемнәр, тормышта кулланылырга тиеш. Иң беренче чиратта, үзебезнең гамәлләрдә кулланырга кирәк. Һәм инде халкыбызга, милләтебезгә, районыбызга хезмәт итәргә тиешбез, чөнки моңа Аллаһы Тәгаләнең әмере бар. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сезнең арагыздан шундый төркем кеше - башкаларны яхшылыкка өндәп, начарлыктан тыючылар булсын». Аллаһы Тәгалә барчабызга да шушы яхшылыкка өндәүче төркемнәрдән булырга насыйп итсә иде" - диде.
Нурислам хәзрәт Газизов : "Кеше гыйлем ала, гыйлемне алып туктаса, ике-өч көн узуга артка тәгәри башлый. Алган гыйлемнәрегез хәерле булсын", - диде.
Шуннан соң 19 кешенең һәммәсенә диплом тапшырдылар һәм алар ихлас күңелдән рәхмәтләрен, теләкләрен әйттеләр.
Шәкертләр, үз чиратларында, аларга белем биргән Венера абыстай, Эльвира ханымнарга, Габдрахман, Ранил, Илнур, Нурислам, Айнур, Альберт хәзрәтләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Аллаһы Тәгаләнең: "Минем сүземне адәм балаларына җиткерүчедән дә сөйкемле кеше юк", дигән сүзләре бар. Бу мөгаллимнәребез дә вакытларын, сабырлыкларын кызганмыйча башкаларга белем бирү бәрабәренә олы саваплы булырлар, иншаллаһ. "Белем алу бишектән алып ләхеткә кадәр тиеш",-дигән Пәйгамбәребез. Диплом алучылар арасында да төрле яшьтәгеләр бар иде.
Авыллардан "попутка"ларда мәдрәсәгә йөрү җиңел булмагандыр. "Укырга барганда бервакытта да машина көтеп торганыбыз булмады. Игелекле бәндәләр очрап кына торды", - диделәр Югары Соннан Лена Сәләхиева, Минзифа Мөхтәрова, Түбән Ушмадан Вәсилә Әхмәтҗанова.
Котлау сүзләре белән Әлфия Зарипова, Әминә Мирхазова чыктылар. Мөнирә Нәбиуллина Венера абыстайга багышлап шигырь дә чыгарган.
Диплом алганнар арасында Мөхәммәтнур Миннегалиев да бар иде. Ул алган гыйлемнәре белән никах укуын, башка дини йолаларны үтәвен билгеләп үтте.
Мәдрәсәбезнең техник хезмәткәрләре дә билгеләнеп үтелде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Диплом алганнар хисабына динебез киңәеп, тармакланып, тагын да үсеп, Мамадышыбыз чын мөселман шәһәре булса иде.
Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев