Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш күрәзәчеләре һәм полиция югалган әни кешене эзли

Редакциябезгә Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче ир-ат мөрәҗәгать итте. Ул инде өченче атна тормыш иптәшен эзли икән. 1959нчы елда туган Нурфия Шәмсетдин кызы Иванова күршесенә печәнгә дип киткән җиреннән кайтмаган. Өч бала анасын соңгы булып күршедәге йортта яшәүче ир-ат күргән. Аның әйтүенчә, алар бергә спиртлы эчемлек кулланганнар һәм шуннан соң, кунак...

Редакциябезгә Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче ир-ат мөрәҗәгать итте. Ул инде өченче атна тормыш иптәшен эзли икән.


1959нчы елда туган Нурфия Шәмсетдин кызы Иванова күршесенә печәнгә дип киткән җиреннән кайтмаган. Өч бала анасын соңгы булып күршедәге йортта яшәүче ир-ат күргән. Аның әйтүенчә, алар бергә спиртлы эчемлек кулланганнар һәм шуннан соң, кунак хатын, печән алмыйча чыгып киткән.
Түбән Тәкәнеш авылында яшәүченең кайсы юнәлеш буенча юл тотуы хәзергәчә билгеле түгел.


Нурфия Иванованың тормыш иптәше бу вакытта Мәскәүдә эштә була. Хатынының югалуын белүгә, кайтып та җиткән. Берничә көн эчендә райондагы барлык күрәзәчеләрдә булган ул. Алар Николай Ивановка: "Хатының исән!"- дип әйткәннәр.


-Ул элек тә берничә көнгә югалып тора иде. Шунысы сәер, бу юлысы кәрәзле телефонын да алмаган. Минемчә, ул каядыр якын-тирәдә генә булырга тиеш,- дип фаразлый күпбала атасы.


Нурфия Иванова психиатрда исәптә тормаган. Иптәше белән 29 ел гомер кичергәннәр. Аның кайдалыгын белүчеләр булса, 3-17-65 телефон номеры буенча шалтыратуыгызны яки сайтка язуыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев