Нократ

Мамадыш белән Кабан күлен җир асты юлы тоташтыра

Халык ял итәргә ярата хәзер. Мисырга, Төркиягә, Тайландка, Каф тавы артына, тагын әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә чабалар. Ә менә районыбыздагы Казан-Чаллы юлының 150нче чакрымы тирәсендә борынгы тарихы, искиткеч табигате, берсеннән-берсе серле объектлары белән дан тоткан Кирмәнчек шәһәрчеге барлыгын беләсезме. Бу тирәдә көтү көтеп, җиләк җыеп, инештә балык...

Халык ял итәргә ярата хәзер. Мисырга, Төркиягә, Тайландка, Каф тавы артына, тагын әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә чабалар. Ә менә районыбыздагы Казан-Чаллы юлының 150нче чакрымы тирәсендә борынгы тарихы, искиткеч табигате, берсеннән-берсе серле объектлары белән дан тоткан Кирмәнчек шәһәрчеге барлыгын беләсезме. Бу тирәдә көтү көтеп, җиләк җыеп, инештә балык сөзеп үскән кыз буларак, аның могҗизаларын сезгә дә ирештерим әле.

АЛСУ ДИЯР

Кирмәнчек Алабуга дәүләт педагогия университеты педагогы, тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигомаев җитәкчелегендәге студентлар биредә 1995нче елдан бирле җәй саен казу эшләре алып бара. Кирмәнчектә табылган керамика фрагментлары, хатын-кыз бизәнү әйберләре, ук очлары, пычак калдыклары шәһәргә Х-ХI гасырларда ук нигез салынуын күрсәтә. Идел Болгарстанының киңәйтелгән чиге-терәк пункт Кирмәнчек ("крепость") 1236нчы елда Сөбедәй җитәкчелегендәге монгол явы тарафыннан җимерелә. Алтын Урда чорында үсеш кичерә дә, 1395нче елда Мәскәү кенәзе Юрий Дмитриевич тарафыннан тагын тар-мар ителә. Ерак түгел урнашкан Урта Кирмән, Кече Кирмән-әллә ничә яулардан да исән калган, таланган, яндырылган, киселгән, феникс кошы сыман көлдән янәдән торгызылган татар авылы символы. Кирмәнчекне саклап шәһит киткәннәр рухына багышлап биредә һәйкәл салынды. Ә борынгы шәһәрчек урынында сөңге коймалар, күзәтү манаралары, керү капкалары ясалды. Тирә-юнен әйләндереп алган горур имәннәрнең моңлы шавын тыңлап, Кирмәнчек шәһәрчеге яшәвен дәвам итәр. Аның комплексындагы кайбер объектлар турында да сөйләп китәм.

"Изгеләр чишмәсе"

Кыйблага карап агучы җиде чишмә (җырларда җырланган "Җидегән чишмә"!) суы белән сихәтләнергә дип әллә кайлардан киләләр. Таудагы чишмәләр кешенең кан әйләнеше системасын хәтерләтеп тоташкан. Беренчесе йөрәккә, икенчесе кулга, кырыйдагысы күзгә дәва бирә, ә иң өстәгесен җан чишмәсе диләр. Басмадан керүгә беренче чишмәдә кулыңны өч тапкыр чайкап, һәрберсен уң кул белән эчеп барырга кушалар. Халык телендә ниләр генә юк. Җай чыккач, сөйлим әле. Ышанучылар мәгълүматны сөзеп алып булса да, барыбер шифа табачаклар. Бер апаның: "Төн уртасында килеп, чишмә сулы җәймәгә төренеп утырып, эпилепсиядән терелдем,"- дигәне бар. Икенчесе шушы суны эчертеп, хастаны аякка бастырдым ди. Хәер, үзем белән булган вакыйга имеш-мимеш кенә түгел. Узган елның рамазан аенда биредә фотолар төшереп йөрим шулай. Челлә. Тел аңкауга ябышты, хәлем китә башлаганын тойдым. Намазлыгында утыручы абыстай миңа табак тоттырды: "Күз чишмәсе" суын шуңа тутыр да, битеңне тык, су астында күзеңне ачып тор. Аннары шул суыңны чәчеңә коярсың,"-диде. Әйткәннәрен эшләдем. Салкын су өтте өтүен. Башым сафланып китте. Күземнең җетеләнгәнен тойдым. Уразам бозылмады. Көннәр буе компьютер артында утырып чигә башлаган күзем шуннан бирле рәтләнде. Профилактика максатында тагын бер барып килергә җыенып йөрим. "Җирле болгар халкы зур яуда җиңелүгә дучар булгач, шушы тауларга "ай-тау, ай-тау!"- дип качкан. Тау аларны саклап калган. Биредә бик күп изге рухлар яши имеш. Алар төннәрен мәктәп укучылары ясаган чатырга җыелалар, шунда килеп намаз укысаң, күп чирләрдән котылып була диләр, "-дип сөйләгәне бар Урта Кирмән урта мәктәбе тарих укытучысы Ринат Хәйруллинның. Изгеләр чишмәсе тарихы легендалар, риваятьләр белән тулып ташкан. Ап-ак киемле бабайны да, көянтә-чиләк аскан ак киемле кызларны да биредә еш күрәләр. Кү-ү-үп вакыйгаларның шаһиты булган бу чишмәләр челтерәп агуын белә...

Ханнар зираты корбан сорый

Яшерен-батырын түгел, бу тирәләрне үлем үзәне дип тә йөртәләр. Монда юл-транспорт фаҗигаләренең, һәлакәтләрнең күп булуын, трассаның борынгы зират өстенә салынуы белән аңлаталар. Сезгә дә киңәш: моннан үткәндә машинагызда музыка акыртасыз икән, сүндерегез, тизлекне акрынайтыгыз, белгәннәрегезне укыгыз, әрвахлар дога сорый! Зиратның эченә дә теләсә кем кереп йөри алмый. Ниндидер гайре табигый көч сине аннан этеп чыгара. Мистика белән башы әйләнгән бу мескеннең димәгез, маҗара эзләүчеләрне кисәтеп куюым гына. 1336-1352нче елларга караган кабер ташлары бар. Бирегә килеп дога укучылар бик күп, азарынучылар чардуганнар тота.

Серле мәгарә

Күпләрне иләсләндергән "Алтын базы" да Кирмәнчектән ерак түгел. Хикмәтле мәгарәнең серләре Кабан күленекеннән калышмый. Аңа җир асты юлы тоташа ди. Имеш анда ханнар, Казан ханбикәсе Сөембикә (аны безнең авылга еш килгән диләр!), Гәрәйхан алтыннарын саклаганнар. Ул хәзинәләр Кирмән елгасындагы чоңгылга яшерелгән дип тә ишеттем. Мәкалә язам дип колакны торгызып йөри торгач, никадәр мәгълүмат тупладым. Тавык төшенә тары керә дигәндәй, беркөнне ул алтыннарны бик тәкъва кеше табып, Муллабае тавы өстендә зәңгәр манаралары күккә ашкан мәчет торгызганын, авылыбызны гөлбакча иткәнен күреп, төне буе саташып чыктым. Имеш, Кирмәнгә дөньяның төрле почмакларыннан меңләгән туристлар җыелган. Бирсен ходай! Алайса, Кирмән куенындагы "кара алтын"ны "Болгарнефть" инде ничә еллар буе суырта, факеллары көне-төне яна, чыжлатып газ чыгаралар. Цивилизация дип аталган гасыр явы әлегә кирмәнлеләр файдасына түгел. Авылның урамнары да бомбага тотылгандай. Нефтьчеләрнең башларына иман биреп, бәлки үзләрен ничә ел туендырып торган җиргә дә игътибар итәрләр, чишмәләрне дә яңадан рәтләрләр?! Ярабби! Изгеләр чишмәсе суын ничәмә-ничә кеше шешәгә тутырып сатарга теләде, эшләре барып чыкмый. Соңгы арада махсус җиһазларын күтәреп биредә еш йөргән "кара археологлар"ның дә җүнле нәрсәгә юлыкканы юк. Хәзинә эзләргә дип түгел, ихластан ата-баба рухына дога кылып, саф чишмәләр суын эчеп, тәнегезгә дәва, күңелегезгә шифа табам, дус-ишләр белән табигать кочагында рәхәтләнеп ял итәм дисәгез, моннан да шәп, могҗизалы урынны җир йөзендә башка таба алмассыз! Рәхим итегез!

"Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе" иҗтимагый төбәк оешмасының Мамадыш бүлеге "Мамадыш районы легендалары һәм мифлары: җанланган тарих" дип исемләнгән проекты белән 150 мең сум күләмендә грант отты. Проект җитәкчесе Айнур Әгъләмов хәбәр итүенчә, ул районыбызда туризмны үстерүгә, күркәм йолаларны, гореф-гадәтләрне торгызуга юнәлтелгән җыентык чыгаруга тотылачак. Тиздән районыбызда миф һәм легендалар язуга конкурс игълан ителә, аларның иң яхшылары китапта урын алачак. Каләмнәрегезне чарлый башлагыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: