Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш 300дән артык чит ил кешесен "сыендырган"

Былтыр Федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе район бүлекчәсендә чит илләрдән килгән 356 кеше теркәлү узган. 2011дә алар-346, 2010да-402, 209да 338 кеше булган. ВӘРИС ГАЛИ Безнең буын үскәндә-узган гасырның җитмешенче еллар уртасында Кавказ халыклары килеп гаражлар, мал абзарлары салу бик сирәк күренеш иде. Бер хуҗалыкның җитәкчесе белән бухгалтерын, читтән килгән...

Былтыр Федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе район бүлекчәсендә чит илләрдән килгән 356 кеше теркәлү узган. 2011дә алар-346, 2010да-402, 209да 338 кеше булган.

ВӘРИС ГАЛИ

Безнең буын үскәндә-узган гасырның җитмешенче еллар уртасында Кавказ халыклары килеп гаражлар, мал абзарлары салу бик сирәк күренеш иде. Бер хуҗалыкның җитәкчесе белән бухгалтерын, читтән килгән төзүчеләр белән акча үзләштергәннәр дип, төрмәгә дә утырттылар әле. Бүген инде урамнан янәшә баручыга очраклы гына борылып карасаң да, башка төбәкләрдән килгән кешеләргә юлыгасың. Тротуарларга брусчаткалар да, газоннар да җәя, евроремонтлар да ясыйлар... -дөньяда нинди эш бар, барысын да эшлиләр алар.

Алар безгә комачауламый. Күләгәдәрәк кала биреп, авыр шартларга да риза булып, үз эшләрен башкаралар, гаиләләренә җибәрү өчен акча эшлиләр. Араларыннан күпчелекне Үзбәкстан, Казахстан, Әзербәйҗан, Таҗикстан һәм Әрмәнстаннан килүчеләр тәшкил итә. Бер Үзбәкстаннан гына да ике ел рәттән 111әр кеше теркәлгән. Дөрес, Германиядән, Грециядән, Израильдән, Пакистаннан, Польшадан, Сербиядән, Эстониядән килүчеләр дә бар. Әмма алар районыбыздагы туганнарына кунакка кайтучылар гына.

Моннан ун ел элек гастарбайтерларның күпчелеген Кавказ республикалары халыклары тәшкил итә иде. 2010нчы елны да Әрмәнстаннан 99 кеше килгән булган. Былтыр инде алар 32 калган. Хәзер хәл Урта Азия республикалары ягына үзгәрде. Бүген инде хуҗалыкларыбызда да шактый алар. Бүген бит бөтен җитештерү чаралары да шәхси кулларда. Эш бирүчеләр чит илләрдән халыкны бөтен таләпләренә дә риза булганнары өчен ала торганнардыр. Безнең халыкка бит гаиләсе янында да булырга, ял итәргә дә кирәк. Ә гастарбайтерлар сәгатьләренә карамыйлар: кояш белән торалар. Юньле яшәү урыннары да, ашарларына әзерләргә уңайлы шартлары да юк. Алар-монда акча эшләргә килгән, туган якларындагы гаиләләре акча көтә. Үзләренә түләнгән акчаның күләме нинди булуы белән дә артык кызыксынмыйлар.

Әлеге 111 үзбәкнең кайда эш табуы белән дә кызыксындык. Кырыктан артыгы ТР республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы аша урнашкан икән. Ирексездән үзебездә эшләргә кеше юк мыни соң, дигән сорау туарга мөмкин. Районыбызда мәшгульлек үзәгендә бүгенге көндә 300дән артык эшсез исәптә тора. Былтыр анда барысы ике меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән булган. Шуларның алты йөзләбе эшсез дип танылган. Быел авыл җирлекләре Советларының киңәйтелгән утырышларында читкә чыгып эшләүчеләр турындагы мәгълүматлар да яңгырады. Түбән Ушманы гына алыйк. Җирлектә пропискада торучыларның 250ләбе эшкә читкә йөри. Район буенча алар ике меңнән артып китә.

Кыскасы, Урта Азиядән, Кавказдан безгә киләләр, безнекеләр-Алабугага, Чаллыга, Казанга, Себергә йөриләр, бөтен Россия буйлап таралалар. Әйтерсең, читтә кочак җәеп көтеп торалар. "Чит ил гражданнарының Россия Федерациясендәге хокукый хәле турында"гы Федераль закон буенча, эш бирүче үзенә киләсе елда күпме эшче көче кирәк булачагы турында вәкаләтле органга һәр елны 1нче майга кадәр гариза бирергә тиеш. Ә үзендә чит ил гражданнарын яллап эшләтүче шәхси затлар патент алалар.

Федераль миграция хезмәтенең район бүлекчәсе начальнигы Гөлүсә Мөбарәкшина сүзләренә караганда, хәзергә бу тәртипләр бозылмый. Закон таләп иткән тәртипләрне бозмасалар, барлык этапларны да узсалар, кайберләре Россия гражданнарына да әйләнергә мөмкиннәр. Районыбызга күчеп килүчеләрдән былтыр 17 кеше Россия гражданлыгы алганнар.

Әмма һәркайсыбыз үз җиребезнең патриоты булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев