Нократ

Малларның теле юк

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе, баш дәүләт ветеринария инспекторы Ильяс Габдерәхимовка шәхси хуҗалыклардагы малларның сәламәтлегенә кагылышлы берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Ильяс Габделхәевич, хуҗалыклардагы терлекләрне күзәтеп тору, дәвалау үткәрү өчен ветеринария табиблары бар. Халык та аларга мөрәҗәгать итә. Кеше бит малы аягына баса алмый башлагач кына терлегенең чирле икәнен белә. Бу...

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе, баш дәүләт ветеринария инспекторы Ильяс Габдерәхимовка шәхси хуҗалыклардагы малларның сәламәтлегенә кагылышлы берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Ильяс Габделхәевич, хуҗалыклардагы терлекләрне күзәтеп тору, дәвалау үткәрү өчен ветеринария табиблары бар. Халык та аларга мөрәҗәгать итә. Кеше бит малы аягына баса алмый башлагач кына терлегенең чирле икәнен белә. Бу вакытта инде соң булмыймы? -Авылларда хуҗалыклардагы белгечләр генә түгел, участок ветеринария табиблары да бар. Алар да халыктагы малларның сәламәтлеген үз контрольләрендә тоталар. Елга ике тапкыр-яз һәм көз сыерларның канын алабыз. Быел язгы кан алу тулысынча төгәлләнде диярлек. Бу юлы өч-дүрт сыерның каны гына лейкозга һәм брюцеллезга уңай реакция бирде. Аларга өстәмә тикшерү үткәрәбез. Хуҗаларына малларын көтүгә чыгармаска кушылды. Туберкулез табылмады. Яз һәм көз малларга вакциналар да ясыйбыз. Сарыкларга һәм бозауларга түләмә авыруына каршы уколлар ясап чыктык. -Күрсәтелгән хезмәтләр өчен кеше акча түлиме? -Кан алганга-ветеринария хезмәте күрсәткәнгә символик төстә генә акча алабыз. Вакциналарның бюджет хисабыннан ясала торганнары һәм түләүлеләре бар. Түләмәгә, котыру авыруына каршы уколлар бушка ясала. Ә күз авыруына, кигәвенгә, эмвизиматоз корбункулга (эмкар) каршы вакциналар түләүле. Яз чыккач малларның сыртларында кабарып торган урыннар (шишкалар) булырга мөмкин. Тире асты кигәвене кереп кала да, сыерны борчып тора, тиресен дә тишкәли. Былтыр көз вакцина ясагач, быел яз андый сыерлар очрамады. Кан алганда бит ветеринария табиблары малларның сәламәтлекләренә, үз-үзләрен тотышларына да игътибар итәләр. Маллар бит чирләрен телләре белән әйтеп бирә алмый. -Халыкка бигрәк тә нинди авырулардан сакланырга киңәш итәсез? -Малларның күп авырулары йогышлы. Эмкар авыруы яз җирдә була. Туфрактан күчә. Су белән дә агып килергә мөмкин. Шуңа күрә сыерларга, бозауларга вакцина ясап чыгарга кирәк. Котыру авыруыннан да сак булырга киңәш итәбез. Котырган төлкеләр очрап тора. Дуңгызларның африка чумасы да Россиягә килеп керде. Шуңа күрә халык малларын урамга чыгарып йөртмәсен иде. Ул кабан дуңгызларыннан да йогарга мөмкин. Халык малының үз-үзен тотышын гел күзәтеп торсын, вакциналарга акчасын кызганмасын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: