Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ләйләгә -тун, Изилгә - бүрек

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән-2014" конкурсы тәмам. 5нче мартта башкалабызның Физкультура, спорт һәм туризм буенча Иделбуе дәүләт академиясенең концертлар залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән-2014" республика конкурсының йомгаклау туры тантаналы төстә узды. Республикабызның төрле районнарыннан чакырылган меңләгән иң-иң хатын-кызны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барлык ир-атлар исеменнән...

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән-2014" конкурсы тәмам.
5нче мартта башкалабызның Физкультура, спорт һәм туризм буенча Иделбуе дәүләт академиясенең концертлар залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән-2014" республика конкурсының йомгаклау туры тантаналы төстә узды. Республикабызның төрле районнарыннан чакырылган меңләгән иң-иң хатын-кызны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барлык ир-атлар исеменнән язның иң беренче бәйрәме белән кайнар котлады, аларга шигырь дә багышлады.
Кукмара, Мамадыш, Әлмәт, Лениногорск, Яр Чаллы районнарында үткән зона этапларында 400дән артык конкурсант катнашкан, аларның 30ы - республика күләмендә җиңүче дип исәпләнә. Тантанада районыбызны "Хатын-кыз - ана" номинациясендә җиңү яулаган Ләйлә Абдуллина (Урта Кирмән мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе), "Ир-ат: игелекле йөрәк" номинациясендә җиңүче Изил Сингатуллин (район үзәк хастананәсе хирургы), "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясе җиңүчесе Җәмилә Аппакова ("Вятка" рестораны директоры) тәкъдир итте. Аларны "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы рәисе, "Казан Кремле" музей-заповеднигы директоры Зилә Вәлиева һәм ТР Профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова кайнар тәбрикләде. Сәхнә түренә күтәрелгән Ләйлә Абдуллина күренекле мех салоны бүләкләреннән тунга, Изил Сингатуллин бүреккә, махсус дипломнарга ия булдылар. Җәмилә Аппакова турында да сәхнәдән бик җылы сүзләр әйтелде, аңа спонсорларның косметика җыелмасы тапшырылды. Күркәм концерт программасы һәммәсенең күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X