Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лыя буе–чүплек башы

Табигать яңадан яшелдән киенә. Әмма елга буйларындагы, тыкрык башларындагы чүп-чар Җир-анабыз тәнендәге яра кебек. Гөлүсә Юнысова, административ комиссия секретаре Җөри авылында санитар чистарыну икеайлыгы буенча эш бара. Җирлек җитәкчелеге өй яннарын чистартырга чакырып белдерүләр тараткан. Байтак хуҗалыклар капка төпләрен, койма буйларын себереп куйганнар. Урамнарда матур гына хәтфә чирәм тишелеп килә....

Табигать яңадан яшелдән киенә. Әмма елга буйларындагы, тыкрык башларындагы чүп-чар Җир-анабыз тәнендәге яра кебек.
Гөлүсә Юнысова,
административ комиссия секретаре
Җөри авылында санитар чистарыну икеайлыгы буенча эш бара. Җирлек җитәкчелеге өй яннарын чистартырга чакырып белдерүләр тараткан. Байтак хуҗалыклар капка төпләрен, койма буйларын себереп куйганнар. Урамнарда матур гына хәтфә чирәм тишелеп килә. Әмма ул матурлыкны ямьсезли торган күренешләр дә юк түгел. Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе авылга килеп кергәч тә Питрау бәйрәме уза торган су буена таба борылды. Сул яктагы бер урынны яртылаш койма, яртылаш сетка белән бүлеп алганнар. Аның яны чүплек оясына әйләнгән. Шунда ук тимер-томыр да, ургыч-җыйгыч та, иске агачлар да ята. Алар төрлесе төрле кешенеке икән. Тимер-томыр Венера Никитина гаиләсенеке, ургыч-җыйгыч-Михаил Кушаевныкы, иске агачлар-Михаил Вятскинныкы булып чыкты. Мунчаның аскы ягында пластик шешәләр, полиэтилен кисәкләре таралган. Шунда ук кемнәрдер чүпләрен дә чыгарып ташлаган. Михаил Вятскинның өе каршында искергән такта лапасы да тора. Җире рәсмиләштерелмәгән. "Утынны шунда саклыйм,"-ди. Былтыр аңа ул законсыз корылмасы өчен комиссия тарафыннан штраф салынган булган инде. Бу урамнан Питрау бәйрәменә дистәләрчә мең кеше уза. Барысы да бу тәртипсезлекләрне күреп китә торгандыр. Бәйрәм мәйданына керә торган күпер янында су буен чүп түгү урынына әйләндергәннәр. Аларны авылдашларына, укучыларга җыештыртасыларын аңламадылар микән ул чүпләрне алып төшеп атучылар. Гомумән, авыл буенча Лыя елгасы яры чүп-чардан җәфа чигә. Аларны ташу да алып китеп бетерә алмаган. Тал ботакларына эләгеп калган полиэтилен кисәкләре җилдә җилфердәп утыралар. Елга аша аркылы ятучы агачларга пластик шешәләр өелеп тора. Өстән-Түбән Шүләнгер, Пойкино, Тугыз, Келәүш авылларыннан агып төшкәннәре дә бардыр. Әмма Җөри халкы чыгарып аткан чүпләрне дә байтак очраттык без. Халыкны өмәгә күтәреп ул санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерергә кирәклеге турында авыл җирлегенә дә күрсәтмә калдырылды. Ферма белән янәшә урамның бакча башы утын әрдәнәләре, бүрәнәләр, салам һәм печән кибәннәре белән тулган. Олы гына тимер чаннарын да, бураларын да саклыйлар шунда. Хуҗаларына аларны ашыгыч алырга кирәклеге турында күрсәтмәләр калдырылды. Билгеләнгән срокка бу эшләнмәсә, гаеплеләргә полициянең участок уполномоченныйлары беркетмәләр тутырачаклар һәм штраф салыначак. Ә аның минималь күләме ике мең сум. Үзәк урамда яшәүче Игорь Григорьевка капка төбендә тимер-томырлар яткач тукталган идек, янәшәсендәге тыкрыкта да гөнаһлары байтак булып чыкты. Анда коймасы буенда утын әрдәнәләре, шифер ватыклары, тирес өелеп тора. Өйләреннән 50-60 метр читтәрәк-мәктәп янында торучы бүрәнәләр, печән рулоннары да аларныкы икән. Фельдшерлык-акушерлык пункты территориясен җыештырганнар. Әмма арт ягында кешенең утыннары таралып ята. Авылда хуҗалары вафат булган йортлар күп. Тик аларның да байтагының капка төпләрен иске такталардан, ташлардан чистартырга кирәк. Төзелеш башлаган кешеләргә авыл җирлеге тарафыннан материалларын вакытлыча урамга бушатып торырга рөхсәтләр бирелә. Ә андый кешеләр күп түгел. Капка төпләрендә күбрәк калдык материаллар, иске такталар, бүрәнәләр ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев