Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ләкләк бәби өләшә

Шәһәрдәшләребез Ленара һәм Илнар Мөхетдиновларның Зәринәләре, Надежда һәм Рөстәм Батырхановларның Ульяналары, Надежда һәм Рузил Даутовларның Радиклары, Гөлия һәм Ленар Гаязовларның Ринаслары тумас борын никадәр ыгы-зыгы тудырды! Алсу Спиридонова Кайчан туасын белгән бу сабыйлар: 8нче июль-Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә турылаганнар. Шул уңайдан җомга көнне район үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортыннан берьюлы...

Шәһәрдәшләребез Ленара һәм Илнар Мөхетдиновларның Зәринәләре, Надежда һәм Рөстәм Батырхановларның Ульяналары, Надежда һәм Рузил Даутовларның Радиклары, Гөлия һәм Ленар Гаязовларның Ринаслары тумас борын никадәр ыгы-зыгы тудырды! Алсу Спиридонова Кайчан туасын белгән бу сабыйлар: 8нче июль-Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә турылаганнар. Шул уңайдан җомга көнне район үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортыннан берьюлы дүрт нарасыйны тантаналы төстә өйләренә озаттылар. "Исемнәре дә берсеннән-берсе позитив яңгырый. Ульяна-бәхет, Зәринә-алтын белән йөгертелгән, Радик-кояш нуры дигән мәгънәгә ия. Инсафлы, тәүфыйклы балалар булсыннар, туган илебезнең ватандарлары булып үсеннәр,"-дип, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, ЗАГС мөдире Фәния Әхмәтшина әлеге гаиләләргә иң изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәхетле әтиләрнең мәхәббәт чәчкәләрен-ал һәм зәңгәр бантиклы җанлы төенчекләрен тәүге кат кулларына алган мизгелне үз күзләрең белән күрергә кирәк! Әби-бабайлар да биредә. Мәһдүдә Даутованың дүртенче оныгы икән инде. "Өч кыздан соң бер малай,"-дип, ул да сөенече белән уртаклашты. Классташым, ике кыз әтисе Рафис Сөләйманов та бабай булган. Оныгыннан күзен алмый. Кияве Ленарга үз итеп: "Кызыңны күтәр,"-дигән идем. "Нинди кыз?! Малай бит минем!"-дип шәрран ярды. "Ә, ярар, икенчесе кыз булыр алайса. Анысы кыйммәтрәк йөри, туганда ук-"бизнес-леди!". Ана капиталы да бирәләр,"-дип ярымшаяртып, ялгышымны төзәтергә туры килде. Эчке бүлмәдә сабыйларны биләүгә бәйләп, әтиләренә тапшырып торган шәфкать туташы Ирина Мансурова эшен бетереп чыкты: "Менә шулай көн дә бәби өләшәбез. Бәхетле ата-аналарны күрү күңелгә сөенеч өсти, эшләү дәртен арттыра. Пар канатлы, бәхетле булсыннар!"- диде "кендек әбисе". Әйе, малайларга да, кызларга да, барыбызга да сикәлтәсез, бәхетле тормыш юлы үтәргә язсын. Юлларга- ак җәймә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X