Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үлемгә ут сәбәп булды

Узган атнада районыбызда биш янгын очрагы булды. Аларда бер хатын-кыз кеше һәлак булды, бер ир кеше муены, җилкәсе, арт саны пешеп реанимациягә салынды. Матди зыяннарның күләме ачыклана гына әле. Минневәрис Мингалиев Гыйнварьда һәм февраль башында районыбызда янгыннар булмавына сөенеп йөри идек, узган атна шәһәребезнең Тау өсте урамындагы бер йортта янгын...

Узган атнада районыбызда биш янгын очрагы булды. Аларда бер хатын-кыз кеше һәлак булды, бер ир кеше муены, җилкәсе, арт саны пешеп реанимациягә салынды. Матди зыяннарның күләме ачыклана гына әле.

Минневәрис Мингалиев

Гыйнварьда һәм февраль башында районыбызда янгыннар булмавына сөенеп йөри идек, узган атна шәһәребезнең Тау өсте урамындагы бер йортта янгын чыгуыннан башланды. Каминның төтен юлы төзек булмаган. Янгынчылар вакытында килеп җитеп, янгынга таралырга ирек бирмәделәр. 9нчы март көнне Покровскийда йорт янып бетте. Янгын сүндерелгәч, күмерләр арасында йорт хуҗасы, илле сигез яшьлек хатынның мәете табыла. "Бу очракта да янгын мичнең төзек булмавыннан чыккан. Узган атнада районыбызда булган янгыннарның дүртесенә китергән сәбәп бу,"-ди күзәтчелек эшчәнлеге инспекторы Илдар Гарифов. Икенче көнне Пятилетка бистәсендә ике фатирлы агач йорт янды. Утыз биш процент тәне пешкән ирне район үзәк хастаханәсенә озаттылар. Янгын сүндерүчеләр шул ук көнне шәһәребезнең Островский урамына да чакырылды. Анысында мунчага якканда чардакка ут капкан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев