Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үлем белән күзгә күз

Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен көрәшүчеләр арасында безнең бабабыз Ибраһим Исрафилов та булган. Ул 1926 нчы елның 15 нче маенда, Кече Кирмән авылында, Масуфа белән Исрафил гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы туган авылында уза, 5 класс белем ала. Дәһшәтле сугыш башланганда бабама 15 яшь тулган гына була. Сугыш бабамнар гаиләсен дә...

Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен көрәшүчеләр арасында безнең бабабыз Ибраһим Исрафилов та булган.
Ул 1926 нчы елның 15 нче маенда, Кече Кирмән авылында, Масуфа белән Исрафил гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы туган авылында уза, 5 класс белем ала. Дәһшәтле сугыш башланганда бабама 15 яшь тулган гына була. Сугыш бабамнар гаиләсен дә читләтеп узмый. Әтисе Исрафилны да сугышка алалар. Кызганычка каршы ул яу кырыннан әйләнеп кайтмый. 1943 нче елда Ибраһим бабайга да фронтка китәргә чират җитә һәм 5 нче февральдә хәрби ант бирә. Унсигез яше тулганчы Мари урманында урнашкан Суслонгер хәрби лагерена сугышка әзерлек полкына җибәрәләр. Ул лагерьда яшь солдатларны сугышка өйрәтер урында, эшләткәннәр, хәлләрен бетергәнче урман кистергәннәр, ашарларына аз биргәннәр, аларга дигән ризыкларны җир астына күмә торган булганнар. Алтышар метрлы бүрәнәләрне бер урыннан икенче урынга ташытканнар. Лагерьда төрле йогышлы чирләр таралган. Солдатлар сугышка хәлсез, ач килеш кергәннәр. Бабамның апасы Маһитап, шул Суслонгер лагерена ашарга алып барган. Шул вакытта бабам: "Әгәр шушы лагерьда исән калып, сугыштан исән - имин әйләнеп кайтсам, кызың Земфираны үстерергә булышыр, ярдәм итәр идем," - дигән. Аның бу сүзләре Аллаһы Тәгаләнең: "Амин!" - дигән вакытына туры килә. 29нчы маенда бабам фронтка озатыла. Ибраһим бабай Ленинград блокадасы вакытында, вокзалда авылдашы Ибель бабай белән очраша. Ул сугышта автоматчы була. Бик күп яралар ала. 1944 елның 13 нче июлендә сул кулы яралана, шул ук елның 26 нчы августында яңадан сул кулын яралый. 1945 елның 1 нче маенда күкрәгенә авыр яра ала. Ходайның рәхмәте белән исән кала.Сугышта бабам "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен", "Японияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә. 1947нче елда бабам исән-имин туган авылына әйләнеп кайта һәм әйткән вәгъдәсен үти. Земфира апаны 11 яшькә кадәр тәрбиялиләр. Гомерләре буе бер туганнардай, гел аралашып яшәделәр алар.
Бабам Берсут-Сукачы авылы кызы Шәргыя белән тормыш корып җибәрә. Җиде балаларының бишесен исән-сау үстерәләр. Сугыштан соң ул Норма урман хуҗалыгында 12 ел хезмәт куйган. Соңыннан "Кызыл Партизан" колхозында эшләгән. 1990нчы елда вафат булды.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Мамадышка Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм демонстрациясен карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән рәхмәт яудырасы килә.
Ибраһим бабайның оныклары Зөлфия Гафарова, Алсу Исрафилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев