Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лампочка гына димәгез

Газетабызның узган санында гомумйорт ихтыяҗлары өчен электр энергиясенә түләү буенча бирелгән язма укучыларыбызда зур кызыксыну уяткан. Алардан шактый сораулар килде. Түбәндә шуларның берничәсенә "Татэнергосбыт" ААҖнең клиентларга хезмәт күрсәтү филиалының Мамадыш офисы начальнигы Иван ТЕЛЕШОВНЫҢ җавабын урнаштырабыз. -Гомумйорт ихтыяҗларына (ОДН) нәрсәләр керә? Подъездлардагы лампочкалар гынамы? -Торак закончалыклары нигезендә, гомумйорт ихтыяҗларына йортның...

Газетабызның узган санында гомумйорт ихтыяҗлары өчен электр энергиясенә түләү буенча бирелгән язма укучыларыбызда зур кызыксыну уяткан. Алардан шактый сораулар килде. Түбәндә шуларның берничәсенә "Татэнергосбыт" ААҖнең клиентларга хезмәт күрсәтү филиалының Мамадыш офисы начальнигы Иван ТЕЛЕШОВНЫҢ җавабын урнаштырабыз. -Гомумйорт ихтыяҗларына (ОДН) нәрсәләр керә? Подъездлардагы лампочкалар гынамы? -Торак закончалыклары нигезендә, гомумйорт ихтыяҗларына йортның гомуми милке булып саналган электр энергиясен файдаланучы җиһазлар керә. Бу подъездлардагы лампочкалар гына түгел, күпфатирлы йортларда гомуми файдаланудагы биналарны яктыртучы (фатирара баскыч мәйданчыклары, баскычлар, подваллар, чардаклар, йорт яны территорияләре, зур шәһәрләрдә лифт шахталары) һәм аларга урнаштырылган электр җиһазлары. -Гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләү фатирлар арасында ничек бүленә? -Күпфатирлы йорт коллектив (гомумйорт) исәпләү приборлары белән, электр энергиясен исәпләү буенча шәхси приборлар бармы, юкмы икәнлеккә карамастан, җиһазланган икән, исәп-хисап чоры вакытында гомумйорт хаҗәтләре өчен файдаланылган электр энергиясе кулланучылар карамагындагы торак һәм торак булмаган биналарның гомуми мәйданына пропорциональ рәвештә исәпләнә һәм бүленә. Әгәр киресенчә булса, түләү ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының агымдагы елның 16нчы августындагы 3-8/э санлы карары нигезендә кабул ителгән норматив буенча билгеләнә. -Гомумйорт ихтыяҗлары өчен электр энергиясенә түләүнең югары булуы нигә бәйле? -Моның сәбәпләре берничә: гражданнарның фатир эчләрендә төгәллеге 2.5 булган һәм дәүләт тикшерүе срогы узган приборларны файдалануы. Алар тарафыннан электр энергиясен төгәл үлчәмәү ОДН күләменең артуына китерә. Һәр фатирда энергияне файдалану исәпләү приборларындагы күрсәткечләрне үзвакытында салдырырга һәм аларны "Татэнергосбыт" ААҖнә һәр айның 23-25нче көннәрендә тапшырырга кирәк. Гомумйорт ихтыяҗлары өчен энергияне рациональ файдаланмау; кешеләрнең сүндергәннән соң үзлекләреннән линияләргә тоташтырулары; фатир эчендәге приборларны читләтеп узып, йорт эчендәге челтәрләргә законсыз рәвештә ялгау; юридик затларның йорт эчендәге электр челтәрләренә санкцияләнмәгән тоташтырулары - боларның барысы да ОДНның артуына китерүче сәбәпләр. -Яңадан исәпләү, шулай ук ОДН буенча да, нидән килеп туа? -Түләү кәгазендәге "яңадан исәпләү" графасында фатир эчендә һәм гомумйорт хаҗәтләре өчен файдаланылган электр энергиясе өчен яңадан исәпләү чагыла. Яңадан исәпләүнең өйләрдә яшәүчеләрнең шәхси (фатир) исәпләү приборлары күрсәткечләрен даими төстә тапшырмаулары нәтиҗәсендә барлыкка килүен истән чыгармаска иде. Ул мәгълүматлар базасына фактик күрсәткечләр кулланучылар тарафыннан тапшырылган, яисә "Татэнергосбыт" һәм "Сетевая компания" ААҖләре персоналлары салдырган күрсәткечләр кертелгәч башкарыла. Йортта яшәүче бер кешегә яңадан исәпләү уздыру йорттагы барлык фатирларда гомер итүчеләрнең лицевой счетларында да чагылыш табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X