Нократ

Күзләр бәхеттән елмайсын

Лениногорск районында туып-үскән егет бүген үзенең гомерен Мамадыштан башка күз алдына да китерә алмый. Хәер, бу көннәрдә 65 яшен билгеләүче Рәсим Хәйбрахмановны райондашларыбыз болай да Мамадыш кешесе итеп күрә. Мәктәпне тәмамлап югары белем алгач, армия хезмәтеннән соң, 1972 елда Мамадыш районы авыл хуҗалыгы идарәсенә өлкән зоотехник итеп җибәрәләр аны. Тәүге...

Лениногорск районында туып-үскән егет бүген үзенең гомерен Мамадыштан башка күз алдына да китерә алмый. Хәер, бу көннәрдә 65 яшен билгеләүче Рәсим Хәйбрахмановны райондашларыбыз болай да Мамадыш кешесе итеп күрә. Мәктәпне тәмамлап югары белем алгач, армия хезмәтеннән соң, 1972 елда Мамадыш районы авыл хуҗалыгы идарәсенә өлкән зоотехник итеп җибәрәләр аны. Тәүге тапкыр безнең якларга килүен әле дә онытмый икән: "Алабуга-Мамадыш арасын җәяү үттем. Бик артта калган төбәк, озак тормам, китәрмен мин моннан дип уйлаган идем. Гомерем буе шушында хезмәт куярмын дип башыма да килмәде". Хәрби хезмәткә алынганчы Тәтеш районында эш рәтенә өйрәнергә өлгергән, монда килгәч тә ул үзен тәҗрибәле белгеч буларак таныта. Тиздән районның баш зоотехнигы итеп билгелиләр. КПССның райком бүлеге хезмәткәре, халык контроле комитеты рәисе, "Яшел тау" совхозы директоры һәм башка җаваплы вазыйфаларда эшләсә дә, күңеленә иң якыны-үзе сайлаган һөнәре. Районның терлекчелек тармагын үстерүгә иң зур өлеш керткән шәхесләрнең берседер ул, мөгаен. "1974 ел иде. Усалига чыгып киткән җирдән 28 көн буе кайта алмадык. Хуҗалыкны да алга тартырга кирәк. Гаилә өчен дә борчыласың. Ярый инде Нәсимә сабыр булды. Мин эштә йөрдем, бөтен авырлыкны үз өстенә алып, бар йөкне үзе тартты",-ди гаилә башлыгы, тормыш иптәшенә рәхмәт хисләрен белдереп. 1973 елда өйләнешеп, ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Уллары Ринат-Сарман районы суды рәисе, малайлары бар, тиздән әби-бабайны тагын бер онык белән сөендермәкчеләр. Кызлары Римма-финанс хезмәткәре, малай белән кыз үстерәләр. Матур гаилә тормышы алып бару, эш урынында камиллеккә омтылу кебек сыйфатлары балаларына әти-әниләреннән күчкәндер, күрәсең. Рәсим Корбанович та бит эштә һәрвакыт үрнәк булды. Район күләмендә дисеңме, республика дәрәҗәсендә үтүче семинар-киңәшмәләрме-барысында да үзенең оештыру сәләте, сөйләм осталыгы, һөнәри белем дәрәҗәсе белән таң калдыра иде ул. Районыбызның төрле өлкәләрендә эшләүче белгечләр арасында радиога яки телевидениегә иң оста интервью бирүчеләрнең берсе дияр идем мин аны. Беркайчан кире борып җибәрмәде, үз хезмәтенең асылына төшенерлек итеп барысын аңлатып бирә иде. Инде өч ел лаеклы ялда булуына карамастан, картаям дип боегып утырмый, һаман да энергиясе ташып, каралты-курасында эшен табып кына тора гаилә башлыгы. "Һәрвакыт эше өчен дә янып-көеп яшәде, өйдәгеләргә дә игътибарлы булды. Ирең елмаеп кайтып керсә, шуннан да зур бәхет юк дөньяда",-диде Нәсимә ханым, тормыш иптәшенең һәрьяклап камил шәхес булуын ассызыклап. Бу мизгелләрдә Рәсим Корбановичның күзләре бераз дымланды кебек тоелды миңа. Олыгайган көннәрендә дә яшь парлардай гүзәл булып сакланган әлеге матур, бәхетле парга һәрвакыт бер-берсенә терәк-таяныч булып, шатлык-борчуларын, тормыш мәшәкатьләрен бергә уртаклашып, балалар-оныклар бәхетенә сөенеп яшәргә язсын. Ә күзләргә гел шулай шатлыклы яшьләр генә килсен.

Гөлназ Сабирҗанова

Бер-береңне аңлап яшәүгә ни җитә. Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: