Нократ

Көзге гөлдәй булдың

Көзен чәчәк аткан гөлләр көязрәк, купшырак, гүзәлрәк булалар, һәм, язгы чәчәкләргә караганда, кешеләрне озаграк сөендерәләр. га да, җаны мәңгелеккә күчкәч тә, көзге гөлдәй үзенең шигырьләре белән озак вакыт сөендереп, халык хәтерендә яшәргә язган булган. Шигърияткә иңнәренә саллы гына тормыш тәҗрибәсе туплагач килеп керде ул. Редакциябезгә башта укучыларының шигырьләрен алып килде....

Көзен чәчәк аткан гөлләр көязрәк, купшырак, гүзәлрәк булалар, һәм, язгы чәчәкләргә караганда, кешеләрне озаграк сөендерәләр. га да, җаны мәңгелеккә күчкәч тә, көзге гөлдәй үзенең шигырьләре белән озак вакыт сөендереп, халык хәтерендә яшәргә язган булган. Шигърияткә иңнәренә саллы гына тормыш тәҗрибәсе туплагач килеп керде ул. Редакциябезгә башта укучыларының шигырьләрен алып килде. Үзен башлангыч сыйныфлар укытучысы дип таныштырды. Дүсмәт мәктәбе укучыларының шигырь язганын күптән белә идем инде. Табигать биргән сәләт-шигырь оеткысы нәкъ менә башлангыч сыйныфларда ачыла башлау өчен, укытучыларының да әдәбиятка мөкиббән булуы кирәк. Кызыклы гына шигырьләр алып килгән иде мөгаллим. Аларны "Нократ" газетасында бер тупланма итеп бастырып чыгардык.

Баксаң, үзе дә шигырьләр яза икән. Бу укытучы бик тыйнак кешедер, дигән уй кереп калган иде күңелемә. Газетабыз битләрендә күпсанлы шигырьләре дөнья күргәннән соң да күләгәдә калуны кулайрак күрде. Укучыларының шигырьләре күбрәк чыксын өчен тырышты. Дүсмәт мәктәбе балаларының шигъри җанлы булып үсүендә Зөлфия Петрованың да өлеше зур булуын бүген берәү дә инкарь итмәстер. Кызганычка каршы, үзе соңлабрак иҗат итә башлады. Бәлки, алданрак язганнарын редакциягә алып килергә кыймыйча йөргәндер. Монысы инде зур югалту. Кешегә үсү өчен аның халык арасында кайнавы һәм таныла башлавы кирәк. Шулай булса да, үзеннән соң матур шигырьләрен байтак калдырды. Алар, Зөлфия Петрова турында хезмәттәшләренең, укучыларының, дусларының истәлекләре белән шушы араларда гына аерым китап булып басылып чыктылар. "Кышын карлар булып явармын..." Төзүчесе Гөлфинур Дувалованың әлеге җыентыкны шулай атавы да юкка түгел. Кар-бу дөньядагы иң саф, пычранмаган нәрсәдер, мөгаен. Шагыйрә күңеле, йөрәге дә актан ак, пакьтан пакь. "Шагыйрь җанлы бу зат табигатькә гашыйк иде. Җиләкле май ае җитүгә, нәни чиләген тотып, урман юлына таба кем атлый дисәң-Зөлфия.

Реклама

Башта-каен җиләге, аннан җир, кура җиләкләре, чикләвек, гөмбә... Барына да җитеште. Янәшә-тирәдә ул аяк басмаган елга-чокырлар, урман-болыннар калмагандыр, мөгаен... Укучыларын да еш кына табигатькә экскурсиягә алып чыга иде ул,"-дип яза истәлегендә хезмәттәше, күршесе Нурия Вәлишина да. "...Зөлфия апа без нәниләрне музыка дигән илаһи бер дөньяда гиздерә иде. Урта буйлы, бу матур гына апаның баянда уйнап җырлавы безнең өчен бер могҗиза, бүлмәгә ямь, дөньяларга нур иңә иде,"-ди аның барлык укучылары исеменнән Александра. Зөлфия бүген шигырьләрендә, гаиләсе, дуслары, укучылары хәтерендә һәм... улы Руслан аның васыяте белән су буйларында чистартып, төзекләндереп ясаган чишмәдә яши. "Гомерләр, әйтерсең агымсу-сизми дә каласың бит үтеп киткәнен.

Зөлфиядән үрнәк алып, без дә игелек кылырга ашыгыйк. Барыбыз бергә туган авылыбызны, ягъни уртак оябызны, табигать дигән бердәнбер һәм ышанычлы җиребезне саклыйк, матурлыйк, бизик,"-ди Гөлфинур Зәйнулла кызы да. Елый-елый көләм, Шиңсәләр дә гөлләр. Мин бәхетле җирдә, Кабатланса көзләр,-дип язган шагыйрә "Кабатланса көзләр" шигырендә. Әйе, Син бәхетле, Зөлфия! Шигырьләрең, җырларың калды, китабың басылып чыкты, дәвамчыларың-балаларың бар!

Вәрис Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: