Нократ

Кыйммәтле туңдырма

Матур гына яшәп ятканда, өченче балабызны алып кайтырга булдык. "Икесе кыз, өченчесе малай булмасмы?!"-дибез. Ул вакытта УЗИлар юк. Акушерка малай дип юрады. Ирем: "Кыз туса, хастаханәгә менеп тә йөрмим!"-дип әйтеп куймасынмы?! 1986нчы елның апрель аеның матур бер көнендә өченче кызыбыз дөньяга аваз салды. Әтисе килмәс дип курыккан идем, ә ул...

Матур гына яшәп ятканда, өченче балабызны алып кайтырга булдык. "Икесе кыз, өченчесе малай булмасмы?!"-дибез. Ул вакытта УЗИлар юк. Акушерка малай дип юрады. Ирем: "Кыз туса, хастаханәгә менеп тә йөрмим!"-дип әйтеп куймасынмы?! 1986нчы елның апрель аеның матур бер көнендә өченче кызыбыз дөньяга аваз салды. Әтисе килмәс дип курыккан идем, ә ул көненә бер түгел, өчәр тапкыр олы кызларыбызны ияртеп, бәби күрергә килә. Төпчегебез аеруча кадерле бала булды.

Бер айлык кызчыгымны матур итеп төреп, коляскага салдым да, күрше хатыны белән шәһәргә йөрергә чыктык. Көн бик эссе. Туңдырма алып ашадык. Алма согы эчтек. Кызым елый башлагач, эскәмиягә утырып имездем. Бераздан өйгә кайттык. Бала кулга алганны да, салганны да белми, үкереп елый. Эче быгырдый башлады. Төнлә үзем әллә нишләдем. Коридорга чыккан идем, аннан үрмәләп кердем. Ирем иртән ике баланы бакчага алып китте. Безгә күз-колак булырга әниемне алып кайтты. Ә шәһәргә чыгарга куркыныч, "Ашыгыч ярдәм" машиналары тыз-быз чабыша ди, шәфкать туташлары өй саен: "Авыртучыларыгыз юкмы?"-дип сорап йөриләр имеш. Укучыларның соңгы кыңгырау көне иде ул. Кайсы-берсе тантаналы линейкада ук егыла башлаган. Ул көнне искә төшерергә дә куркыныч. Авырулар белән бөтен хастаханәне тутырганнар. Мәктәпләргә дә койкалар урнаштырганнар. Тикшерә торгач, бу чирнең туңдырмадагы сальмонеллез булуы ачыкланган. Бозык йомыркадан әзерләгән булганнар икән. Өч көн өйдә яттым. Ә аннан соң температурам кырыкка менә башлады. Аңсызлангач, "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән хастаханәгә алып киткәннәр, система астына салганнар. Бер атнадан хәлем бераз яхшырган сыман тоелды. Сөтле күкрәкләрем таш сыман катты, утырам да савам, утырам да савам. Казаннан килгән профессор йөрәк тибешемне тикшерде дә, ниндидер укол билгеләп, шәфкать туташына ясарга кушты. Күз алларым караңгыланды. Мин стенаны төя башладым, үлүем шушы икән дидем. Янымдагы авыру кыз табибларны чак чакырып өлгергән. Тагын ниндидер укол ясагач, реакция бетте. Мускулатурага казыйсы уколны, тамырга җибәргән булып чыкты. Шуннан башланды тилмерүләрем... Температура төшми, күкрәк каткан, урыннан тора алмыйм, ниләр генә эшләтеп карамыйлар: файдасы юк. Канда сепсис дип, кич белән сирена улатып, туганнарыма әйтеп тә тормыйча, РКБга алып киттеләр. Анда тагын система куйдылар, шәфкать туташы төне буе янымнан китмәде. Ниһаять, температура төште, күкрәкнең шеше кимеде. Иртән палатага табиб кереп, сөтне бетерә торган дару эчәргә кушты. Аны яшереп куйдым. Яныма ак халатлылар консилиум үткәрергә җыелды. Тикшергәннән соң, профессорга үтенечемне җиткердем: "Нәниемне имезергә ярыйдыр бит?". "Ә сез төймәләрне кабул итегезме соң әле?"-дип сорады. Кесәмдәге даруымны күрсәттем. Профессор аркамнан кагып: "Үзе шундый авыр хәлдә дә баласы турында кайгырткан ананы беренче тапкыр күрәм. Имез, кызым, имез!"-диде. Йогышлы авырулар хастаханәсендә тагын биш көн яткырдылар. 28 яшемне шунда каршыладым. Ирем көчкә эзләп тапкан. Баламны да әнидән, иремнән алып, хастаханәгә урнаштырганнар икән. Өйгә кайтырга сорадым. Табиб әйтә калды: "Үзегезне онытып бетермәгез, РОЭгыз югары, хәлегез шәптән түгел!" Кайтуга ук баланы алып чыктык. Аңа күкрәгемне каптырдым, ә ул күзләремә туры карап, чалт-чолт имәргә кереште. Бездән дә бәхетле кеше юк иде. Хикмәтле туңдырманың галәмәте гомер буена истәлеген калдырды. Нинди генә диагнозлар куеп бетермәделәр: агуланудан соң үзәк нерв системасы зарарлану, инсульт, Бехтерев чире... Аннан соң умыртка сөягенә операция ясадылар. Бер кирегә китсә, китә икән ул, ничә тапкыр хастаханәләрдә дәваландым. Кичерешләремне язсаң, үзе бер китап! Таякка таянып йөргән көннәремдә, урында селкенә дә алмый яткан, киенә алмаган чагымда, ирем, балаларым булышты. Тырыштым, тырмаштым. Аллаһтан ялварып-ялварып саулык-сәламәтлек сорадым, ишетте! Бүгенге көндә Аллаһыма, гаиләмә, табибларыма олы рәхмәтләремне укып, шөкер итеп яшим. Күңелегездә яшәү уты бервакытта да сүнмәсен. Дөнья матур, дөнья киң.

ЛӘМИГА ЖИКШИМБЕЕВА.

Мамадыш шәһәре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: