Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыйбласына тугры

Сиксән дүртенче яше белән баручы якташыбыз Локман Закиров актив иҗат белән шөгыльләнүен дәвам итә. Төрле газета-журналларда әледән-әле яңа әсәрләре басылып тора. Быел да чираттагы китабы белән сөендерде. "Зигзаглар" дип атала ул. Нәшриятка республика үсмерләр китапханәсе тарафыннан әзерләнгән. Аңа авторның илледән артык хикәясе һәм язмасы кергән. Аларда авторның тарихтагы һәм тормышыбыздагы...


Сиксән дүртенче яше белән баручы якташыбыз Локман Закиров актив иҗат белән шөгыльләнүен дәвам итә.

Төрле газета-журналларда әледән-әле яңа әсәрләре басылып тора. Быел да чираттагы китабы белән сөендерде. "Зигзаглар" дип атала ул. Нәшриятка республика үсмерләр китапханәсе тарафыннан әзерләнгән. Аңа авторның илледән артык хикәясе һәм язмасы кергән. Аларда авторның тарихтагы һәм тормышыбыздагы төрле кызыклы, гыйбрәтле фактларга бәяләмәсе чагыла. Әдип игътибарыннан В.Маяковский, Л.Толстой, Ф.Достоевский, Б.Ельцин, Ю.Семенов...кебек кызыклы шәхесләр дә читтә калмаган. Якташыбыз иҗатының өстенлеге-аның төрле дәлилләр аша чын дөреслекне язуында. Шуңа да ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары арасыннан иң популяр әдипләрнең берсе булып калуын дәвам итә. Юкка гына "Гнездо кукушки" ("Кәккүк оясы") исемле җыентыгы республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән яңадан бастырылмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X