Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыш Бабай “Нократ“ белән танышкан

Дусай авылында яшәүче Нургали Вильданов Кыш Бабай яши торган резиденциядә булып кайтты. Мәгълүм булганча, ул Вологда өлкәсенең Великий Устюг шәһәрендә урнашкан. Ну, барган, шуннан ни булган, диярсез. Без дә моңа әллә ни артык игътибар бирмәс идек. Әмма Нургали абыйның әлеге сәяхәтенә без һәм "Парус" туристик фирмасы "гаепле". Исегездә булса, узган...

Дусай авылында яшәүче Нургали Вильданов Кыш Бабай яши торган резиденциядә булып кайтты. Мәгълүм булганча, ул Вологда өлкәсенең Великий Устюг шәһәрендә урнашкан.

Ну, барган, шуннан ни булган, диярсез. Без дә моңа әллә ни артык игътибар бирмәс идек. Әмма Нургали абыйның әлеге сәяхәтенә без һәм "Парус" туристик фирмасы "гаепле". Исегездә булса, узган елның 10нчы декабреннән алып 23нче декабренәчә газетабыз укучылары арасында югарыда телгә алынган фирма белән "Нократ"("Вятка") газетасына языл һәм Великий Устюгка Кыш Бабай янына юллама от" акциясе игълан иткән идек. Анда йөзгә якын кеше катнашты. Аларның квитанцияләре җирле телевидениедән туры эфирда уйнатылды. Бәхет Нургали Вильдановка елмайды. Ул - газетабыз уздырган конкурс бәйгеләрдә актив катнашучы укучыларыбызның берсе. Акциядә откан юлламаны аңа "ТАТМЕДИА " ачык акционерлык җәмгыятенең "Информпечать "Нократ" ("Вятка") филиалы директоры-баш мөхәррире Светлана Ханова белән "Парус" туристик фирмасы җитәкчесе Дмитрий Кекишев 2014нче елның соңгы көнендә тантаналы төстә тапшырдылар.
-Газетага икенче яртыеллыкка июль аенда язылган идем инде. Әлеге конкурс турында укыгач, тагын язылырга булдым. 13нче декабрь көнне почта бүлегенә юл алдым. Быелның беренче яртыеллыгына өебезгә ике "Нократ" киләчәк, - ди ул.
-Нургали абый, Кыш Бабай яши торган шәһәргә сәяхәтең белән газета укучыларны да таныштыр әле.
-Казаннан бер тулы, берсе ярты ике автобус кузгалдык. Йошкар Олада икенче автобусыбыз да тулды. Башкалабыздан көндезге сәгать өченче яртыда кузгалып китте. Икенче көнне иртәнге сәгать тугызда Великий Устюгта идек инде. Монда безне бик җылы каршы алдылар. Кыш Бабай резиденциясендә төрле әкият геройлары килгән туристларның күңелен күрде. Көн салкын булганлыктан бина янында егерме учак ягылган иде. Монда төрле күңел ачу тамашалары күрсәттеләр. Кыш Бабай белән фотога төшәр өчен дә шактый вакыт үтте. Шулай булуга карамастан, ахыргача түздем. Үзем белән район газетасының ике санын алып барган идем. Аның берсен мин, икенчесен Кыш Бабай белән Кар Кызы кулларыбызга тотып төштек. Шәһәр турында да мәгълүмат җыю бәхетенә ирештек. Биредә фанера, сыра, шәраб заводлары эшли икән. Яңа ел көннәрендә Великий Устюгка туристлар ташкыны агыла. Без булган көнне дә биш меңнән артык туристны кабул иткән шәһәр. Биредә тарихи урыннар белән дә таныштык. Аннары төнлә белән кайтыр юлга кузгалдык. Әлеге сәяхәтем өчен филиал коллективына, "Парус" туристик фирмасына рәхмәтем чиксез.
Райондашларыбыз "Нократ" һәм "Вятка" газеталарын киләчәктә дә яратып укырлар, аларга һәрвакытта да язылырлар, дигән теләктә калам.
Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев