Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“КЫР ЭШЛӘРЕ” нәтиҗә бирә

"2012нче елның гомуми нәтиҗәләре начар түгел", -диде Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков төзелештәге, АПКдагы эшләргә, муниципаль берәмлекләр тарафыннан дәүләт программаларының тормышка ашырылуына йомгак ясап. Белем бирү объектларына капиталь ремонт үткәрүгә, ФАПлар, "Чиста су" программасы кысаларында су белән тәэмин итү объектларын төзү, ремонтлау һәм модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыруга һәм авыл хуҗалыгына...

"2012нче елның гомуми нәтиҗәләре начар түгел", -диде Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков төзелештәге, АПКдагы эшләргә, муниципаль берәмлекләр тарафыннан дәүләт программаларының тормышка ашырылуына йомгак ясап. Белем бирү объектларына капиталь ремонт үткәрүгә, ФАПлар, "Чиста су" программасы кысаларында су белән тәэмин итү объектларын төзү, ремонтлау һәм модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыруга һәм авыл хуҗалыгына багышланган мәсьәләләргә кагылышлы видеоконференция режимындагы республика киңәшмәсе аның җитәкчелегендә узды. Премьер-министр документлар әйләнеше белән булган дисциплинага аеруча басым ясады. 22 муниципаль берәмлектәге 4,88 мең (318 йорт) фатирны автоном җылыту режимына күчерү күз уңында тотыла. Югарыда телгә алынган юнәлешләр буенча планлаштырылган эшләрнең күрсәткечләре яңгырады, АПКга кагылышлы сорауларга тиешле анализ ясалды. Безнең район бер генә мәсьәлә буенча да тәнкыйтькә эләкмәде. Премьер-министр муниципаль берәмлекләр башлыклары тарафыннан урыннарда "кыр эшләре" тиешенчә башкарылган төбәкләрдә яхшы нәтиҗәләр барлыгын ассызыклап узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X